Әнвәр Нургалиев: «Гаиләбездә зур югалту. Барыбыз да шок хәлендә»

-- Гузель

//Татар тудей//

1 февральда Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграм битендә хатынының әтисе вафат булуын хәбәр итте. «Барыбыз да шок хәлендә, йөгереп йөргән җиреннән кинәт булды, операциядән айный алмады», дип сөйләде ул Tatar todayга.

«Бүген безнең гаиләдә зур югалту. Әтиебез вафат булды, беркайчан да аны бабай дип әйтмәдем, минем өчен икенче әти иде. Ул гел безнең өчен, концертларым өчен борчылды, аның роле бәяләп бетергесез. Якыннарны югалту бик авыр икән. Әле  күптән түгел генә  сөйләшеп, тормышка шатланып утырдык… Якыннарыгызны саклагыз, яманлыкны онытыгыз. Әйдәгез, бер-беребезнең кадерен белик», дип язган Әнвәр Нургалиев.

 

Әнвәр Нургалиевның 1 февральда Караиделдә узачак концерты 28 февральга күчерелә.

 

Әнвәр Нургалиев һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз!

Бәйле