Хәзер татар җырчылары һәр яңа җырга клип төшерергә остардылар. Арада ниндиләре генә юк! Хәтта чит илләрдә дә җырлый-җырлый клип төшерәләр. Яшьләр клибында мәхәббәт, аны югалту, сагыну — төп тема. Аларны гаепләп тә булмый, яратып, яратылып яшәр чаклары.
Япь-яшь кеше тормыш, ялгышулар, яшәү мәгънәсе, үлем турында җырламас бит инде. Татарча клиплар арасында бик мәгънәле, уйландыра торган, матур клиплар да шактый. Бу арада радиодан да, татар телевидение каналларыннан да Виталий Агапов башкаруында “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җырны бирәләр.
Яшь үзенекен итәме, дулкынланып тыңлыйм бу җырны. үзеннән-үзе күзләрем яшь белән томалана. Клипның сценарие бик уйлап язылган, тәрбияви эчтәлекле. әйе шул, хәзерге вакытта дөнья, мал артыннан куып иң якын кешеләребез — әти-әниләрнең хәлен белергә, хәтта үзләре телефоннан чылтыратсалар да алар белән сөйләшергә, ике-өч авыз сүз әйтеп, күңелләрен тынычландырырга да вакыт тапмыйбыз. Эш, эш, эш… Эшнең, проблемаларның мәңге бетәсе юк инде аның. Соңрак, вакытлар узгач аңлыйбыз да бит…
Ялгыз калган әтиләр бигрәк кызганыч тоела үземә. Хатын-кыз, ялгыз калса да, бирешмәскә тырыша: аш-суын да әзерли, өен дә карый, өстен-башын да юып кия. Сәламәтлеге бик булмаса да, яшәргә тырыша. Ничек кенә чиста, пөхтә булмасын, ялгыз яшәүче ирнең өендә барыбер ятимлек хакимлек итә. И-и, юкка гына хатын-кызны йортның нуры димәгәннәр инде! Безнең әти әнигә: “Синнән алда гына китсәм иде. Син балаларга бишек бавы тотып булса да ярарсың, миннән ни файда?! җәфа гына, йөк кенә була ул ялгыз ата”, — дип гел әйтә торган булган. Теләге фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер — әнидән алда китте. Урыны оҗмахта булсын!
Ир кеше малае булуын тели. Бу табигый хәл, аның үзенең дәвамын калдырасы килә. Клиптагы абзый да рәттән өч малае тугач, малайлар атасы булуы белән чиксез горурлангандыр. “Отец — молодец!” бит ни дисәң дә! Их, бер кызың да булган булса дим эчемнән генә. Кайтып өеңне җыештырып, өс-башыңны юып, тәмле ризыклар пешереп ашатып китәр иде. Кыз бала, тәүфыйгын югалтмаса, ата-анасын бик ташламаска тырыша бит ул.
Әнә, малайларының берсе әтисе чылтыратканда “культуралы ял” итә: бассейнда коена, матур ханымнан массаж ясата. әти кайгысы юк аңарда. Икенчесенең киңәшмә үткәрәсе бар, өченчесе кафе-барда күңел ача. Кәттә егет телефонга әтисенең исемен дә “Батя” дип кенә язып куйган. ә бит әти-әниләре аларны җил-яңгыр тидермичә үстергән, авыр вакытларында аларга терәк булганнар, укытканнар, кеше иткәннәр. Картайгач үзләрен караучылар, тәрбияләүчеләр булыр дип ышанганнардыр… ә аларның телефоннан гына булса да ялгыз әтиләренең хәлен беләселәре дә килми.
Бик гыйбрәтле җыр, клип бу. Уйландырырлык. Картлык бөтен кешегә дә килә. Ялгыз картлыктан Ходай сакласын иде. Юкка гына тигез-бәхетле картлык насыйп итсен дип теләмиләрдер!
Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы. tatyash.ru Фото: https://pixabay.com