Яман чир белән көрәшүче Аделинаның әти-әнисен халыктан акча җыюда гаеплиләр

-- Гузель

//Татар тудей// Гүзәл Гыйбадуллина

4 яшьлек Саба кызы Аделинаның яман авырудан дәвалануына гади халык кыска вакыт эчендә 29 миллион сум акча җыйган иде. Хәзерге вакытта Аделина Германиядә дәвалану курслары үтә,  хәле көннән-көн яхшыруга таба. Әмма шуны күргән халыктан, Аделинаның әнисе Алинәгә, авыр сүзләр килеп ирешә, аларны артык акча җыюда гаеплиләр. Tatar today бу сорауга ачыклык кертеп, Алинәнең үзе белән аралашты.

«Әйе, безнең счет 29 миллион. Шул счетка 3 протокол химия терапиясе һәм Хитман катетары кую кергән. Ә җелек күчереп утырту (пересадка костного мозга) кермәгән иде. Ул кирәк булган очракта, безгә тагын 250 000 евро жыясы булыр иде, ә халык инде ул акчаны без җелек күчереп утыртуга жыйган дип аңлый”,  диде Алинә.

Ә бу суммага ашау, яшәү, тернәкләнү, өзлегү чыгымнары кермәгән. “Без һәр химиядән соң 1 айлап өзлегү белән ятабыз, кызганычка каршы, алар да бик зур чыгымнар таләп итә. Бер айга амбулатор 1050 еврога иматиниб, үзебез 15 меңгә ай саен антибиотиклар алабыз, Рональд Макдональд йортында көненә 22,5 евро түләп торабыз. Җыелган акчалар безгә, киресенчә, җитмәячәк. Гомуми бәя ахырда билгеле булачак. Без төшемкелеккә бирелмибез, яхшыга өмет итәбез”, дип уртаклашты Алинә.

Бу 29 миллион акчаны гади халык җыйган. Фондларның берсеннән дә ярдәм булмаган. «Лия» фонды ризалашкан булса да, Абдуллиннар гаиләсе тиешле сумманы алдан җыеп бетерә, һәм «Лия» фонды жыйган акчаны икенче авыру бала исәбенә кучерә. Бу акчаларны да артык калса, башка авыру бала исәбенә күчерергә уйлый Абдуллиннар.

Ләкин әле аларны озын сынаулар: 4 айлык протокол химия терапиясе (арасында нур терапиясе булырга мөмкин) һәм 1-1,5 ел коры химия, иматиниб көтә. Гомуми дәвалану 2 елга билгеләнгән.

Әнисе әйтүе буенча, Аделина бик батыр кыз, хәле көннән-көн яхшыруга таба. Аделинаның әтисе дә эшеннән административ ял алып, Германиягә барган. “Ул безгә таяныч. Ансыз бик авыр булды”, ди Алинә. Үзләре өчен акчаларын кысып тотарга туры килсә дә, Аделинаның дәвалануына жәлләмиләр. “Аделина бәхеткә-шатлыкка күмелеп, безнең мәхәббәтебез белән, Аллаһы тәгаләнең ярдәме белән алга таба бара. Русиядә җелек күчереп утыртмыйча булмый дигәннәр иде, ә немец табиблары, аны соңгы очракка калдыра. “Безнең дәвалау сезгә булыша, җелек күчертеп утырту кирәк түгел”, диделәр”, дип сөйләде Алинә.

https://www.instagram.com/p/Bs1HJ6dF-1E/

 

“Чыннан да, үзеңне ничек көйлисең, шулай була. Барсы да үзебездән тора. Аллаһның барына ышанырга кирәк”, ди Алинә.

Хәзер инстаграмда да авырлыкларын язмый икән. “Халык бик борчыла, жәлли башлый, ә миңа аннан тагы да авыррак, елый-елый укыйм килгән хәбәрләрне. Үземне кызганыч хис итәм. Менә инде 1 ай сепсис (кан зарарлануы) белән ятабыз, әмма язмыйм. Позитив хәбәрләр генә җиткерәм. Халык сөенә, шатлана безнең өчен, шундый әйбәт энергия килә, шуннан көч алам. Рәхмәт барысына да”, дип уртаклашты Алинә.

“Немец врачлары кулларыннан килгәнне барсын да эшлиләр… Аделина химияне авыр кичерсәдә дә, без ышанычлы кулларда, күңелем тыныч. Көн саен Аллаһыдан “Шифаларыңны бир, синең рөхсәтең белән кызыбыз тулысынча сау-сәламәт булсын”, дип телибез. Барсы да яхшы булсын, тулысынча савыгып туган якларыбызга кайтырга насыйп булсын”, диде Алинә.

https://www.instagram.com/p/BrnoGyslNmI/

Бәйле