«Хәзер тураклыйбыз, пычак белән тишкәлибез». Зәйдә булган хәлләр бар халыкны куркыта

-- Лэйсирэ

«Ярдәм итегез, улымны кыйнадылар!» – дип шалтыратты безгә бер ханым. «Полициягә мөрәҗәгать иттегезме соң?» – дибез. «Иттек, кыйнаучыларга берни дә булмаячак. Беренче тапкыр гына кылган гамәлләре түгел. Ярты авылны кыйнап чыкты инде алар. Бернинди җәза бирмиләр, аларга закон юк. Кайтыгыз әле!»

УРМАНДА КЫЙНАГАННАР

Зәй районының Аксар авылында яшәүче Гүзәл ханым Хәйруллина иде бу шалтыратучы. Җиде бала анасы. Узган елның сентябрь кичендә аның дүртенче улын – 29 яшьлек Эдуардны кара канга батырып кыйнап кайтаралар. Кыйнаучыларның кем булуы да билгеле – авылдаш егетләре: бертуган Илнур һәм Тимур Тәхаутдиновлар. Егетләрнең авылда даны күптән чыккан: каты куллы, еш сугышалар, кыйнаган вакытта бик рәхимсез эш итәләр: кешенең башын төеп, йөзен танымаслык хәлгә китерәләр. Чират Эдуардка җиткән 13нче сентябрь кичендә ниләр булганын әнисе Гүзәл ханым аша белдек.

– Кече малаемның туена әзерләнеп йөргән, сөенечле чак иде бу безнең. Кичкә кадәр Эдуард улым эт оялары ясап, мунчалар ягып йөрде. Сәгать кичке унынчылар киткәндә, «Тәмәкем беткән икән», – дип, киявебез Рәйхан янына чыгып китте. Күңелем тыныч түгел иде, озак та тормый артыннан чыктым. Бездән ерак түгел бер йорт каршында машина торганын күрдем. Шуның багажнигын ниндидер кешеләр төя-төя япмакчы була. Үзләре «Әйдә, киттек!» – дип сөйләшәләр. Соңыннан гына билгеле булды – бу багажникта минем улым Эдуард булган, аны кыйнау өчен машина багажнигына салып, урманга алып киткәннәр…

Бу низаг тик торганнан чыкмаган. Узган көнне генә Эдуард Тәхаутдиновларның якын дусты, шушы ук Аксар авылында яшәүче Раил Шакирҗанов белән сөйләшеп торган. Туган тиешле дә булгач, киңәш биргән – «Нормаль егет бит син, ә үзең Тәхаутдиновлар белән йөрисең. Башта үзләре кыйныйлар да, соңыннан гаепле итеп калдырып, күпме шәп егетне төрмәгә утырттылар. Син дә эләкмәгәең», – дигән. Раил бу сүзләрне Тәхаутдиновларга җиткергән, күрәмсең. Икенче көнне үк телефон аша, «Беттең син», – дигән куркытулар килә башлый чөнки Эдуардка. Һәм бу сүздә генә калмый. Тәхаутдиновлар егетне сагалап йөри, соңыннан ул кич белән тәмәке алырга чыккан җирдән тотып, машина багажнигына салалар, урманга алып китеп кыйныйлар.

– Моны улым үзе сөйләде: чишендергәннәр, җиргә яткырганнар, анда арматуралар чыгып торган булган. Башын шунда туры китереп, таптаганнар, муенына басып, буганнар. «Үтерергә алып киттеләр дип уйладым», – ди минем малай. Бензопила чыгарып: «Без сине хәзер тураклыйбыз, аякларыңны пычак белән тишкәлибез», – дип куркытканнар. Кеше дип әйтеп булмый, җанвар болар! Шулай җәберләгән вакытларында нәрсәдәндер куркып, кинәт Эдуардны ташлап калдыралар да, качалар. Үтергән дә булырлар иде, кем белә. Малайның гомере бетмәгәндер инде. Күпмедер вакыт урманда шәрә килеш аңсыз ятканнан соң, үзе акрын гына кайткан, – дип сөйли Гүзәл ханым.

Кыйналганнан соң, егетнең алган җәрәхәтләре куркыныч һәм күп була. Башында күп санлы гематомалар, яңак сөяге тайган, ирене ярылган. Ике җирдән анысын тектерәләр, аркасында типкәннән соң күгәрек булып калган аяк эзләре дә була.

ӘНИЛӘРЕ ДӘ ШУНДЫЙ?

Гүзәл Хәйруллина бу эшне бәлки ул кадәр зурга да җибәрмәгән булыр иде. Шуңа күрә, аңлашу өчен башта Илнур һәм Тимур Тәхаутдиновларның әниләре Инзидә ханымга шалтырата.

– Малайларының ни эшләп йөрүен бәлки белми дә торгандыр, ана кеше буларак, мине аңлар, сөйләшеп карыйм әле, дидем. «Малайларыңның ни кыланып йөргәннәрен беләсеңме син?» – дим. «Беләм, ник белмәскә. Телен тыйсын малаең! Башта дәлиллә аны кем кыйнаганын – урысмы, чувашмы, минем малайлармы!» – дип кенә җавап бирде. Хәер, нишләп гаҗәпләнергә. Үзе дә авылның бер җәнҗалчысы бит. Авылдагы бер хатынның йөзенә кайнап торган су сипте, ул ханымның битенә тире күчереп утыртканнар иде. Кыйнамаган кешеләре калмады – барыбер коры чыга алар. Авылда бөтен кешегә дә хәсрәт китерделәр, – дип аңлата Гүзәл ханым.

Бу сүзләрнең чын булу-булмавын ачыклау өчен, Аксарда яшәүче башка кешеләрдән дә сораштырдык: чынлап та, Тәхаутдиновлар сугышып йөриме, алардан куркып торалармы?

Исемнәрен газетабызда күрсәтмәвебезне үтенеп, түбәндәгеләрне сөйләделәр:

– Мин белгәннәремне санап күрсәтәм: «Мондагы агрофирмада сак хезмәте җитәкчесе Наил абый Динмөхәммәтов бар. Тәхаутдиновлар күп итеп каз асрый, шуңа агрофирмадан гел икмәк урлашалар иде. Бер урлашырга менгәч, Наил абый чыккан да каршыларына: «Җитте бит инде сезгә егетләр, бигрәк әрсезләндегез, куркып та тормый урлашасыз», – дип кисәтү ясаган. Шуннан соң машинасы белән өенә кайтып туктавы булган, артыннан Илнур белән Тимур Тәхаутдиновлар да туктап, тегене бик нык имгәткәннәр иде. Башының карар җире дә калмаган булган, көчкә үрмәләп ишек алдына кергән соңыннан. Наил абый полициягә язып караган иде, «Әй, бер нәрсә дә булмаячак боларга, үземне генә гаепле итеп калдырырга маташалар», – дип, соңыннан кул селтәде, суд вакытында «примирение»га килделәр. Икенче очрак: Тәхаутдиновларның күршеләрендә Азат Гилаев дигән ир яши. Аның мәктәптә укучы кызына бу ике егет теләсә нәрсә әйтеп калган. Азат чыккан да: «Мәктәп укучысы гына бит әле ул, ник андый сүзләр әйтәсез ул балага?» – дип кисәтү ясаган. Шуннан соң аны да бик каты кыйнаганнар иде. Һаман да шул башын төйгәннәр. Ул да гариза язып карады, бу егетләргә берни дә булмады, үзен гаепле итеп калдырдылар. Аларда бернинди кешелеклелек хисе дә юк, туганнан туганнарын да кыйнадылар. Авыл буенча йөрсәгез, бер юньле сүз әйтүче булмас, сеңлем, – дип сөйләде бер ир уртасы. Икенче бер ханым егетләрнең мондый башбаштаклыгы әниләреннән килә, дип аңлата. Индира Тәхаутдинованың авылдагы шактый хатыннарны кыйнап чыгуын, берсенең хәтта битенә кайнаган су сибүен сөйли.

– Ул эшчән хатын үзе. Эшкә булган. Каз да асрый, өч кешелек эшне берүзе эшли. Ләкин кешелеклелегең булмаса, эшчәнлегең нигә кирәк? Дөрия исемле авылдашны кайнар су белән пешекләде бит. Судларны җиңеп чыга алмадылар, Казанга кадәр барганнар иде юкса, – дип аңлатты ул.

Тагын Булат, Айнур һәм башка исемнәрне атадылар – болары да Тәхаутдиновларның «йодрык астына эләккән» кешеләр.

КЫЙНАУЧЫЛАР ЯКЛАУ ЭЗЛИ

Сентябрь аенда булган коточкыч кыйналудан соң, Гүзәл ханымның улы – Эдуард Хәйруллин полициягә гариза язып кертә. Моңа кадәр судан коры чыгарга ияләнгән Тәхаутдиновлар өчен бу көтелмәгән хәл була, күрәмсең. Алар егеткә гаризасын кире алырга куша, яный башлыйлар. Эдуард кире чигенми. Шуннан егетләр моңа кадәр дә еш кулланып килгән ысулдан файдаланалар: Эдикның үзе өстеннән полициягә барып шикаять калдыралар. Янәсе, машинага ул үз теләге белән утырган булган, Тәхаутдиновларның муеннарына пычак куеп янаган, аннан соң икенчесенең умыртка баганасын тезе белән тибеп сындырган.

– Ике-өч ел элек берсенең чыннан да умырткасы сынган булган, шул снимокларны күтәреп йөрделәр. Минем малай аларны кыйнаганда карап тордылар микәнни, кеше ышанмый торган әкиятләр бу. Ә Эдуардның менә дәлилләре бар, аның башы гына да ике тапкыр ныграк олаеп шешкән иде. Аларның ниндидер танышлары бар, күрәсең, ничә мәртәбә кеше кыйнап та иректә йөриләр бит. Менә 28нче гыйнварда безнең полициягә язган шикаять буенча суд була. Утырышны бөтен авыл халкы ут йотып көтә. Тагын җәзасыз калырлар, соңыннан кемне кыйнарлар икән инде, диләр, – дип сөйли Гүзәл ханым.

– Әгәр дә бу суд нәтиҗәсе сезнең яклы булмаса?

– Мин балаларымны кемдер кыйнасын, үтерсен өчен үстермәдем. Мәскәүгә кадәр барып җитәм, әмма бу егетләргә тиешле җәзасын бирсеннәр! Мондый статьялар белән дә коры чыксалар, ни була ул? Бензопила белән янау, урлап машинага салып алып китү, кыйнау… Болар бит авыр маддәләр – җинаять эше кузгатып, утыртып куярга тиешләр. Кешеләрне үтерә дә башламаслармы? Безгә берни дә булмый дип герой булып йөриләр!

«НИК ТИДЕҢ УЛ ҮЛӘТКӘ?»

Без Тәхаутдиновларның үзләре белән дә күрешеп сөйләшергә булдык. Ләкин алар өйдә юк иде, егетләрнең әнисе – Инзидә ханым белән генә аралашып булды. Ул исә үз улларын «кыерсыттырырга» теләмәде.

– Эдуард үзе гаепле. Минем малайлар турында сүз чыгарган, Раил Шакирҗанов дигән егеткә сөйләгән: «Тәхаутдиновлар юньле кешеләр түгел, сөйләшмә алар белән», – дигән. Раилгә – 26, минем малайларга 30-36 яшь. Раил минем малайларга шалтыраткан, барысын сөйләгән. Илнур исемле малаем, эштән кайта да: «Хәзер күрсәтәм мин аңа!» – дип Эдуард янына китә. Ну, әзрәк сугалар инде, егетләр бит инде, хатын-кызлар кебек кенә сөйләшми алар. Бернинди куркыныч әйбер дә булмый, җиңелчә зыян гына китерәләр. Ә шушы Эдуардны туганнары моннан ике ел элек чишмәгә ял итәргә төшкән җиреннән бер малаемны кыйнап, кулын сындырган иде! Бита белән кыйнадылар! Мин бер дә болай йөрмәдем. Бу очракта үзем дә әйттем: ник тидегез соң сез ул үләткә, минәйтәм…

– Сезнең малайларыгыз сугыш чукмарларымы?

– Юк. Әмма кыерсытканда җавап бирәләр. Үзенә тисә, сыер да мөгери бит. Әйтик, миңа берәрсе сүз әйтсә, мин җавапсыз калырга тиешме?

– Алар эчеп-нитеп йөри торганнардан түгелдер?

– Юк. Менә суккан малаем бөтенләй эчми, тегесе капкалап куя бәйрәмнәрдә.

– Сезнең үзегезне дә бер хатынга кайнар су сипкән дип сөйлиләр. Дөрес хәлме бу?

– Ул хатын миңа «б…т» диде. Мин ирсез хатын. Хәзер 22 ел ирсез торам. Менә бу ике малаемны ирсез үстердем. Алай-болай итеп йөрмәдем. Шул хатын миңа «б…т» диде. Күрсәтәм әле мин сиңа дип, өстенә кайнар су сиптем. Ник мин б…т булыйм, көн дә ирләр белән яткан хатынмы мин?

– Суд ничек булыр дип уйлыйсыз?

– Барысы да Аллаһ кулында. Дөреслек бар ул. Әзрәк суккалаган өчен гәҗиткә язып, әллә кемнәр чакырып ятасы юк. Барысы да үз башына төшсен. Миңа СМСлар җибәрде, пычрак сүзләр белән. «Удалить» иткәнмен инде, следовательгә күрсәтергә кирәк иде аларны. Малайларым сугышмаган да булыр иделәр, Эдуард үзе башлап пычак күрсәткән. «Ташла пычагыңны!» – дигәннәр. Шуннан киткән инде тавыш. Ул гел кесәсендә пычак йөртә. Күпләргә күрсәткән инде пычак. Минем малайлар Эдуардны тукмагач, бөтен авыл сөенде.

Инзидә ханымның бу вакыйгага үз карашы. Бу очракта ул үзенең уллары яклы. Ләкин Аксар урамыннан барганда очраган бер кешедән бу турыда сорашып та, Тәхаутдиновларны яклап булырлык сүз ишетмәдек, кызганыч.

Егетләрнең шулай бөтен авылны уч төбендә дер калтыратып торуы турында җирлек башлыгы беләме икән? Башта бу сорауга җавап табарга булдык. Юрий Гыйльмановның әллә ни исе китмәде. «Бу дөрес сүз түгел, бер тапкыр гына кыйнадылар инде – Эдуард Хәйруллинны гына», – диде ул.

Казаннан килгән журналистларның авылыгыздагы хәлләр турында ныграк хәбәрдар булуы бер дә әйбәт түгел, Юрий Исмәгыйлевич. Халык белән күбрәк аралашыгыз әле, зар елыйлар бит. Тәхаутдиновлар турында сөйләшергә дә куркалар. Юл салып, мәдәният йортында җыр җырлатып кына эш бармый, авыл эчендә тәртип булдыру да беренче чиратта сезнең вазыйфа. Ә җирлек башлыгының исе китмәде: «Ярар, полиция бар, алар хәл итәр. Кешене кыйнасалар моны полиция тикшерә бит», – дип кенә тәмамлады.

Әйе, Зәй полициясе белән дә элемтәгә чыгарга тырышып карадык без. Тәхаутдиновлар өстеннән зарланып, ничә гариза кабул ителгән, ни өчен бөтен авыл зарланса да, аларга каршы чара күрелми – моның хакында сөйләшәсе идек. Ләкин Зәйдә полиция җитәкчелегенең төшке ашы сәгать 12дә башланып, икегә кадәр дәвам итә икән (монысын сәркатиб кыз аңлатты). Икенчедән, «Безнең гәҗит» газетасыннан шалтыратабыз дигәч, кинәт кенә полиция җитәкчесенең җыелышлары башланып китте. Көне буе җыелышта йөрде Айдар Назиф улы Фәсхетдинов. Әле район башлыгы янына китә җыелышка, әле үз бүлекчәләрендә җыелыш җыя… Аксарда нинди җинаятьләр кылынып ятуы кызык түгел, күрәмсең. 28нче гыйнварда булачак судны Аксар халкы белән бергә без дә көтәбез. Гаделлек җиңмәсә, ул вакытта журналистларның да бу вакыйгага катнашуы кирәк булачак.

Айгөл ЗАКИРОВА, Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Казан – Зәй – Казан, Безнең гәҗит

Бәйле