Онытмагыз ялгыз әти­ләрне [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Хәзер татар җырчылары һәр яңа җыр­га клип төшерергә остардылар. Арада ниндиләре генә юк! Хәтта чит илләрдә дә җырлый-җырлый клип төшерәләр. Яшьләр клибында мәхәббәт, аны югалту, сагыну — төп тема. Аларны гаепләп тә булмый, яратып, яратылып яшәр чаклары.

Япь-яшь кеше тормыш, ялгышулар, яшәү мәгънәсе, үлем турында җырламас бит инде. Татарча клиплар арасында бик мәгънәле, уйландыра торган, матур клиплар да шактый. Бу арада радиодан да, татар телевидение каналларыннан да Виталий Агапов башкаруында “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җыр­ны бирә­ләр.

Яшь үзенекен итәме, дулкынланып тың­лыйм бу җырны. үзеннән-үзе күз­ләрем яшь бе­лән томалана. Клипның сценарие бик уйлап язылган, тәрбияви эчтәлекле. әйе шул, хәзерге вакытта дөнья, мал артыннан куып иң якын кешеләребез — әти-әни­ләр­нең хәлен белергә, хәтта үзләре телефоннан чылтыратсалар да алар бе­лән сөйләшергә, ике-өч авыз сүз әйтеп, кү­ңеллә­рен тынычландырырга да вакыт тапмыйбыз. Эш, эш, эш… Эшнең, проблемаларның мәң­ге бетәсе юк инде аның. Соңрак, вакытлар узгач аңлыйбыз да бит…

Ялгыз калган әти­ләр биг­­рәк кызганыч тоела үзе­мә. Ха­тын-кыз, ялгыз калса да, биреш­мәскә тырыша: аш-суын да әзерли, өен дә карый, өстен-башын да юып кия. Сәламәтлеге бик булмаса да, яшәр­гә тырыша. Ничек ке­нә чиста, пөхтә булмасын, ялгыз яшәүче ирнең өендә барыбер ятимлек хакимлек итә. И-и, юкка гына хатын-кызны йортның нуры ди­мә­гәннәр инде! Безнең әти әнигә: “Синнән алда гына китсәм иде. Син балаларга бишек бавы тотып булса да ярарсың, мин­нән ни файда?! җәфа гына, йөк кенә була ул ялгыз ата”, — дип гел әйтә торган булган. Теләге фә­реш­тә­ләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер — әнидән алда китте. Урыны оҗмахта булсын!

Ир кеше малае бу­луын тели. Бу табигый хәл, аның үзе­нең дәвамын кал­дырасы килә. Клиптагы абзый да рәттән өч малае тугач, малайлар атасы булуы бе­лән чиксез горурлангандыр. “Отец — молодец!” бит ни дисәң дә! Их, бер кызың да булган булса дим эчемнән генә. Кайтып өең­не җыештырып, өс-башыңны юып, тәмле ризыклар пешереп ашатып китәр иде. Кыз бала, тәүфыйгын югалтмаса, ата-анасын бик ташламаска тырыша бит ул.

Әнә, малайларының бер­се әтисе чылтыратканда “культуралы ял” итә: бассейнда коена, матур ханымнан массаж ясата. әти кайгысы юк аңарда. Икенчесенең киңәшмә үткәрәсе бар, өченчесе кафе-барда күңел ача. Кәттә егет телефонга әтисенең исемен дә “Батя” дип кенә язып куйган. ә бит әти-әниләре аларны җил-яң­гыр тидермичә үстергән, авыр вакытларында аларга терәк булганнар, укытканнар, кеше иткәннәр. Картайгач үзләрен караучылар, тәрбияләүчеләр булыр дип ышан­ган­нар­дыр… ә аларның телефоннан гына булса да ялгыз әтиләренең хәлен беләселәре дә килми.

Бик гыйбрәтле җыр, клип бу. Уйландырырлык. Картлык бөтен кешегә дә килә. Ялгыз картлыктан Ходай сакласын иде. Юкка гына тигез-бәхетле картлык насыйп итсен дип теләми­ләрдер!

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА. Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

tatyash.ru
Фото: https://pixabay.com

Бәйле