«Голос»та катнашырга теләүче Ранис Габбазов халыктан ярдәм сорый

-- Лэйсирэ

Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашырга теләк белдергән. Бу хакта ул Инсаграмында язып чыккан.

Җырчы тамашачыларына җыр сайларга булышуларын сорап мөрәҗәгать итә. “Татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек. Булышыгызчы”, ди Ранис Габбазов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

МИН «ГОЛОС» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШЫРГА ӘЗЕРЛӘНӘМ! Кадерле #дусларымтуганнарым ! Мин чыннан да @1tv каналында баручы, бик популяр «Голос» проектында катнашырга әзерләнәм. Моның турында инде әллә кайчан уйлап йөри идем, дөресен генә әйткәндә. Янымда басып торучы @dinagaripova га менә дигән мисал өчен рәхмәт! Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын җырларга җыенам. Әмма ниндиен җырларга , кайсы җыр нәкъ минем башкаруымда отышлырак буласын әле уйлап бетермәдек. Булышыгызчы?? #ПроектГолос #ГолоснаПервом #РанисГаббазов #Голос #ПервыйКанал #Вагаповфест

Публикация от Ранис Габбазов (@ranis_gabbazov)

Төп фото: җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Бәйле