Лилия Хәйруллина үзе турында начар сөйләүчеләргә җавап кайтара [видео]

-- Гузель

//Татар тудей//

Лилия Хәйруллина үзе турында начар фикерләр калдыручылар өчен видео яздырган. Әлеге видеода ул шундый фикерләрнең берсен әйтеп күрәткән һәм «Тагын яздырыйммы? Андый комментарийлар күп.. төшерә башласам, бер елга җитәр дип уйлыйм», дип язган. Ә үзе турында начар язучыларга «И, рәхмәт инде», дип җавап кайтарган ул.

«Фу бигрәкләр дә ямьсез инде. Төрле позаларда төшеп, акчам югалды, дип пиар ясый, ләкин барып чыкмый», дип кайбер кешеләр үз-үзләрен юаталар, шундый комментарийлар язалар. И, рәхмәт инде!», ди видеода Лилия Хәйруллина.

«Ул шулай булырга тиештер инде…Белмим, синең яңалыкларны, сторисларны бик яратып карыйм, ял итеп йөреп кайтуың шәп бит инде! Яшь чагында йөреп кал! Көнчеләр шундый әшәке телле булалар инде, мәхәббәт җитеп бетмидер курәсең андыйларга», «Көнләшәләр димәк, шулай ук дәвам ит», дигән фикерләр калдырганнар Лилиягә.

Бәйле