Менә нәрсә. Ике-өч атна элек тирәсе Ришат Фазлыйәхмәтов үзенең инстаграмм битенә бер бик мәгънәле фикер язып куйган иде. Тагын бер тырышып карыйм да, булмаса, китәм ди… Үзенең җырчылык карьерасы турында әйтә. Ришат Ришат инде ул, терәп куя да, җырлый рәхәтләндереп.
Нәкъ менә аннан шундый сүз чыкканына аптырадым башта. Ә соңрак, бу фикер нишләп башка “Мин – җырчы!” дип йөрүчеләрнең башына килми икән дип аптырадым.
Соң барысы да гап-гади бит инде: концертларыңа халык йөри икән – әйе, дәвам ит, син татар халкына кирәк! Йөрми икән – ни пычагыма?!! Нигә арт ертырга? Башка һөнәрләр дә бар бит. Җырчы булыр өчен, җырчылыгыңны дәвам итәр өчен киткән акчаңны теләсә нинди башка бизнеска тыксаң да була бит инде! Эшли ул.
Күп җырчылар, концерт көнен билгелиләр дә, билет урнаштыру ягын кайгыртырга тотыналар. Анда-монда, туганнарга, таныш җитәкчеләргә, оешмаларга… Шәхсән минем дә билетлар күтәреп, оешма җитәкчеләренә кергән булды, беләм аның нәрсә икәнен. Ләкин бит ул билетлар хәйрия концертына иде…
Хәзер авылда эшлим, район мәдәният системасында – барысын да эчтән беләм. Сөйләшеп билет саттырган җырчыларны авыл, район мәдәният хезмәткәрләренең, укытучыларның ни дәрәҗәдә күрә алмаганын чамалыйсызмы? “Уф… әле узган атнада гына фәләнгә билет алдырдылар, инде монысы… башы беткере, тавышы тавыш булса иде…” дип каргыйлар аларны! Аннары список буенча билет акчасын тапшыралар да, концертына барып та тормыйлар гадәттә. Танылган бер җырчы абзагыз әйтмешли: “Бу урыннар буш дип карамагыз, билетлары алынган аларның”…
Элек бөтен татар дөньясына берничә җырчы булган, һәрберсенең дә үзен ашатып торырлык тамашачысы булган аларның. Халык сайлаган берничә җырчы хәзер дә бар татар эстрадасында. Алар теләсә нинди мәдәният йортына килә, билетларын, афишаларын калдыра, интернеттагы подписчикларына булачак концерты турында хәбәр итеп ала, концерт көнне җырларга килә – бетте. Менә шундый алгоритм белән эшли алмыйсың икән – ничу! Халыкны рәнҗетеп йөрмәгез дә…
Альбина Бәширова, җырчы Чыганак Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан