Фирдүс Тямаевның туган көне Instagramда [күзәтү]

-- Гузель

//Татар тудей//

3 февральда Фирдүс Тямаев туган көнен билгеләп үтте. Быел аңа 36 яшь тулды.

Фирдүс Тямаев беренче бүләген төнге сәгать 12 тулып киткәч кабул иткән, ләкин бу бүләк кемнән икәнен аңлый алмаган. «Беренче бүләкне кабул иттем, ләкин курьер әйтмәде кемнән икәнен, зинһар әйтегез әле кем бирде? Кыен хәлдә калдым. Рәхмәт бик зур» дип язган ул.

Көн дәвамында Фирдүсне иҗатташ дуслары инстаграмда төрледән-төрле фотолар куеп котлады.

Мәсәлән, алып баручы Айрат Ильясов: «Яхшырак фото юк иде. Туган көнең белән», дип язып Фирдүс Тямаевның паспортындагы фотосы белән котлау кертте.

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова исә Фирдүс Тямаев белән кызык видео урнаштырып: «Фирдүүүс… Син кыздыручы, акылдан язган, шәп, үзеңне җәлләми торган, кызык кеше. Берүк, ул ташып торган көчен бетмәсен, гел тулландырып торсын тамашачы мәхәббәте белән, үсеп, кубәя барсын. Гаиләгездә бәхетегез ташып торсын, иң изге, ак теләкләр. Машинада сез уйлаган нәрсә түгел», дип котлады.

Марат Мухин «Аңлашылмый, әмма Туган көнең белән @firdustyamaev_official«, дип язган.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова «@firdustyamaev_official. Брат, туган көнең белән! Уважуха… КЕШЕ син! Чын!», дип язып котлаган.

Фирдүс Тямаев быел туган көнен дус ир-егетләр белән Казанның бер ресторанында бәйрәм итте. Фирдүснең дуслары бу бәйрәмнән мизгелләр белән сторисларда уртаклашты. Без аларга үзебезнең инстаграм битендә күзәтү ясадык.

Данир Сабиров бу бәйрәмнән соң: «Хатын миннән: «Фирдүснең туган көнендә нәрсә эшләдегез?» — дип сорый. Өч малай барабан кактык, ә кызлар карап торды, дим. Ышанмый», дип язган.

Узган елны туган көнендә Фирдүс Тямаев «Пирамида» концертлар залын гөрләткән иде.

https://www.instagram.com/p/BevU7hYgYuc/

 

Фирдүс әфәнде! Ихластан туган көнең белән котлыйбыз! Сәламәтлек, яшәү дәрте, иҗади уңышлар телибез!

 

————————————————————————————————————————————————————————————

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза. Кем үзләрен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! 

тел: 240-24-99 

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн) 

 

Бәйле