«Баланы берничә атна күзәттем дә әнисенә шалтыраттым. Бик озак сөйләштек. Баксаң…»

-- Лэйсирэ

– Мин гомер буе башлангыч классларны укыткан укытучы. Яшем яшь түгел, әмма ул кадәр карт та түгел әле. Хәзер бигрәк тә. Пенсиягә чыгулар тагын да кичектерелде бит. Йөрәгем янганга шалтыратуым, кызлар. Әйтәсе сүземне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерәсем килә, шуңа дип газетага шалтыратам.

Исемемне дә, кайдан икәнлегемне дә берүк яза күрмәгез. Әмма сүзләремне дөрес аңлап, бастырып чыгарсагыз иде. Башлангыч укытучылары белә: без үзебезнең һәрбер балабыз өчен өчен кайгырып яшибез. Тәртибе, билгеләре өчен генә түгел, тормышы өчен борчыласың. Балаларның кемнең кем икәнлеге, ничегрәк яшәгәннәрен тәнәфестә нәрсә ашап алуларыннан да белеп була. Тулысынча түгел, билгеле. Әмма барыбер күзаллап куясың.

Әле менә кичәдән бирле үземә урын таба алмыйм. Бер кызым өчен борчылам. Әйбәт укучы ул, тырыш бала. Сәнгать мәктәбенә дә йөри иде. Күптән түгел шунда йөрүеннән туктавын белдем. Урамда укытучысы күреп әйтте. “Балаларның өй эшләре күп инде, шуңа йөрми башлагандыр”, – ди. Әле анда да әлләни шикләнмәдем. Бала-чага шулай бит инде ул: яратып йөри башлый да, аннан йөрми, сызыла.

Әмма ул кыз мәктәптә дә бераз аксый башлады. Йокымсырап та утырган төсле. Берничә атна күзәттем дә, кичә әнисенә шалтыраттым. Бик озак сөйләштек. Баксаң, болар ире белән аерылышканнар икән. Әти кеше башка хатынга чыгып киткән. Бергә алган кредитлар да да хатынга өелеп калган, җитмәсә ипотека да бар ди. Ир шуларның берсен дә түләми икән. Бу әни кеше документлар җыеп, суд юлында йөри. Әҗәтләрне аңа да бүлеп бирергә кирәк бит инде. Ә анысын суд кына эшли.

Тормыш булгач, аерылышулар да булганын мин үзем дә бик әйбәт беләм. Ирем белән бераз гына яшәп аерылышкан идек. Бердәнбер кызымны үзем генә үстердем, иремнән шулай ук бер тиен ярдәм булмады. Авыр булды инде. Әмма без яшь чакта ипотекасы, банк кредитлары юк иде бит. Бер хезмәт хакыннан икенчесенә яшәдек. Яки яшәргә тырыштык. Ә хәзер башка заман бит. Хәзер бөтен ата-анада кредит өстенә кредит, ирле-хатынлы бер-берсенә шул яклап та бәйле. Гаиләләрен ташлап киткән аталар белән ярты ил тулган. Укытучы буларак, миңа балалар кызганыч. Бергә алган кредитлар булгач, инде аерылып башка хатынга китсәң дә, ник шул бурычларны түләп бармаска инде ир кешегә? Балалар бит мәктәпкә нидер ашап, нидер киеп тә китәргә тиешләр. Бу әтиләр шуны бер дә уйламыйлар микәнни соң?

Менә хәзер салкыннар җитте. Аягына кияргә ни бар аның кызының, тәнәфестә ашарга дип рюкзагына салып китәргә өйдә ризык бармы анда, юкмы – бер дә шуны уйламый микәнни соң? Бергә яшәгәндә тормышка күпме киткәнен белгән бит инде ул әти кеше. Ә хәзер ни үзгәргән соң? Әтиләре чыгып китте дип, бала ашаудан да, үсүдән дә туктамый ләбаса. Бала-чага бер-берсеннән кызыгып та ашый бит әле ул. Күзләре күрә бит, аларның да кеше ашаганны ашыйсы килә. Кемдер үзенекен бүлеп бирергә мөмкин, кемдер – юк. Төрле бала була, берсен дә мәҗбүр иттереп булмый.

Сәнгать мәктәбеннән дә артык акча булмаудан сызылган булып чыкты ул бала. Ашауга да тартып-сузып кына җиткергәндә, җырлап-биеп йөрисе килмидер шул. Аңа кәеф тә, гәүдәне күтәреп йөрергә хәл дә кирәк бит. Үсә торган чорлары. Бүген иртән торуга, беренче эш итеп, әти кешенең дә номерен җыеп караган идем. Телефон номерын үзгәрткән, күрәсең, сөйләшеп булмады. Укытучы буларак, минем аңа баласы турында әйтергә хакым бар бит. Әмма сөйләшеп кенә булмады шул, бик кызганыч.

Ах, бу әтиләрне! Үз йөрәгеңне ярып саласыңмени инде аларга?! Минем шуны әйтәсем килә: аерылышмагыз! Инде дә бергә яшәп булмыйча, китәсез икән, зинһар, балаларыгызны акчага тилмертмәгез. Акчага тилмерү – ачка тилмерү дигән сүз бит ул. Совет чорында мәктәп балаларга бушка ипи тарата иде. Хәзер бушка бер кисәк ипи дә юк бит.

Башлангыч класслар укытучысы

Чыганак һәм фото: "Безнен авыл гыйбрэте" газетасы

Бәйле