Рэпер Децлның ни сәбәпле үлүе билгеле

-- Лэйсирэ

3 февральдә Ижаудагы концерты вакытында Децл тәхәллүсе астында чыгыш ясаган танылган рэп башкаручы Кирилл Толмацкий вафат булды. Беренче мәгълүматлар буенча, 35 яшьлек җырчының йөрәге туктаган.

Хәзер әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш ачкан. Шулай ук, тикшерү кысаларында, җырчыга беренче булып ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләренең эшенә бәя биреләчәк.

Децлның хатыны инстаграмда: «Раббым сөйгәнемне алды», дип язган. Җырчының 13 яшьлек баласы калды.

Шулай ук укыгыз: Врач рассказал, был ли шанс выжить у Децла

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бог забрал любимого. RIP ◼️

Публикация от Lapin avec la Lune… (@somamamori)

Бәйле