Веснаның әнисе Чәчкә иренә кем дип дәшә?

-- Лэйсирэ

Җырчы Чәчкә берара шоу-бизнестан югалып торды, үзе әйтүенчә иҗади кризис кичергән ул. Банкетларда, авылларда җырлаудан туктамаган, ләкин телевизорда, радиода ишетелмәде. Ә инде зәңгәр экраннарда күренмәгәч, халык аны югалта.

Ире белән танышу тарихлары да кызыклы гына килеп чыга, алар интернетта танышалар. Чәчкәгә вконтакте социаль челтәрендә бер яшь егет хәйрия концертына чакырып яза, ул ризалаша. Шушы көннән башлап алар аралаша башлыйлар, дуслашып китәләр.

Егет бик яшь булганга, Чәчкә аңа улым дип эндәшә торган була. Бу егеткә кияүгә чыгармын дигән уй аның башына һич кенә дә килми. Мин беркайчан да кияүгә чыкмасмын, дип уйлаган идем, ди ул. Алар шулай эшли башлыйлар, концертларны бергә куялар, банкетлар алып баралар.

Бер ел бергә эшләгәч, алар бик нык ачуланышалар. Өч ай аралашмыйча торалар, аннары күрешкәч, кочаклашалар, үбешәләр һәм очраша башлыйлар.

Хәзерге көндә аларның ике яшьлек Весна исемле кызлары бар. Аларның ул көтеп алынган балалары, чөнки өйләнешеп 3 ел узгач кына бала табу бәхетенә ирешәләр. Чәчкә кызларының инстаграм битен дә булдырган, кызлары үсеп җиткәч аның инде шәхси аккаунты әзер булачак.

Автор: Г.Хәлиуллина, Сәхнә

Фото: җырчының шәхси битеннән

Бәйле