Гарәп Әмирлекләрендә татар кызлары өчпочмак пешерергә өйрәтә [фото]

-- Гузель

Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле. Татарлар кайда гына яшәсә дә, үз милли ризыкларын онытмый. 31 гыйнвар көнне Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге Шарджа шәһәрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Казан” ресторанында «Татар халык ашлары пешерү» остаханәcе ачылды һәм  өчпочмак пешерү буенча беренче мастер-класс узды.

Монда өчпочмак пешерү, тәҗрибә уртаклашу өчен татар хатын-кызлары җыелды. Мастер-классларны үткәрүнең максаты – онытыла барган татар милли ризыкларын өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерү.

Биредәге “Ак калфак”лылар аш-су остаханәсен беренче тапкыр оештырдылар, өчпочмак ясарга өйрәнделәр. Бик күңелле, сыйфатлы һәм файдалы чара булды. Мастер-класс бер сулышта үтте. Остаханәбездә кунаклар: Кукмарадан Гөлүсә Аюпова һәм Казахстаннан Илсөя белән Аднан Садретдиновлар гаиләсе дә бик теләп катнашты.

Мастер-класс ахырында биредәге татарларның икенче әтисе, милләтпәрвәр эшмәкәр, киң күңелле, ачык йөзле “Казан” ресторанының директоры Исмәгыйл Каләметдин улы Шәңгәрәев барча остаханәдә катнашкан калфаклы ханымнар һәм туташларга роза чәчәге бүләк итеп “Ак калфак”лыларга хәер-фатыйхасын бирде.

Гүзәл затлар, ханымнар! Әгәрдә сезнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына кушылып, мастер-классларда катнашасыгыз килсә,  Шарджа шәһәрендәге “Казан” ресторанына рәхим итегез.

Көтеп калабыз!

Алсу Җиһаншина
Шарджа, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

 

Бәйле