Лилия Муллагалиева бәбидән хәбәр көтә, Булат Бәйрәмов үзе генә ял итеп кайта

-- Гузель

//Татар тудей//

Моңа кадәр Лилия Муллагалиева бәбиләү вакыты февраль аенда, дип әйтә килде. Февраль җитте. Күпләр «кайчан?», дип язып, Лилия ханымнан сөенечле хәбәр көтә. Ә ул исә: «Озакламас, Алла боерса», диеп җавап кайтара.

Лилия Муллагалиева: «Киттем әле мин эшләр белән. Машинада күп йөрисең, өйдә генә утыр инде, дисез… Бик борчыласыз. Рәхмәт инде. Хәлләр яхшы, Аллага шөкер. Йөрим әле. Директка бик куп язасыз КАЙЧАН, дип. Озакламас, Алла боерса. Иң мөхиме исән-сау булыйк. Яңалык булса беренчеләрдән белерсез», дип инстаграмында уртаклашкан.

View this post on Instagram

Киттем эле мин эшлэр бн.Машинада куп йорисен,ойдэ генэ утыр инде дисез)).. Бик борчыласыз?рэхмэт инде . Хэллэр Яхшы Аллага шокер .Йорим эле ? директка бик куп язасыз КАЙЧАН дип.Озакламас Алла боерса.Ин мохиме исэн сау булыйк. Яналык булса беренчелэрдэн белерсез?? #рэхэтчак #балаларбэхетлебулсыннар #бэбикотэбезэле #аллагатпшырдык #лэилэхаиллаллэхумохэммэдерэсулуллэху #лилиямуллагалиева

A post shared by Лилия Муллагалиева (@lilia_mul) on

 

3 февральда Булат Бәйрәмов Италиягә кылган 2 атналык сәяхәтеннән кайтты. Ул анда махсус тау чаңгыларында шуар өчен барган. 

View this post on Instagram

Шуның бн Италиягә кылган сәяхәт тәмам⛷. Андагы тауларда шуар өчен беренче тапкыр 2 ел элек барган идем. Бу ике барудагы күзәтүләрне һәм киңәшләрне кыскача гына язырга булдым.. Бәлкем минем язылучылар арасында да тау чаңгылары бн “җенләнүчеләр” бардыр??? 1. Беренчедән, сәяхәтне алдан планлаштырсаң яхшы. Әйтик, ярты ел алдан. Ни өчен алдан? Чөнки вакыты җитүгә син теләгән отельгә һәм самолетка урын калмаска да мөмкин. 2. Юллама бәясе ЕВРО бәясенә бәйле булуын онытмаска кирәк. 3. Чит илгә машинаң бн дә барсаң була. Әгәр ике гаилә барсагыз (4 кеше) юл бәясе арзан чыга, ләкин озак. Бер якка якынча 5 көн. Шулай ук “шиплы” машина б-н сезне Европага кертмәячәкләр. Бары липучка гына. 4. Отель “тауга менү подъемнигыннан” ераграк урнашкан саен аның бәясе арзанрак була. 5. Аэропорттан отельгә кадәр трансферны алдан ук интернеттан сөйләшеп куйсаң кулайрак. 6. Аэропортта арендагы җиңел автомобиль дә алып була. Уртача бәяләре тәүлегенә 1500-2000 сум. 7. Отельләр барсы да диярлек “с завтраком”. “обед ” гадәттә тауларда ашыйсың, кичке ашны берәр пиццерия , кафе яки ресторанда. Бер кешегә обед уртача 15-20 ЕВРО. 8. Италия тауларында шуу өйрәнчекләр өчен тугел. Нигездә “кызыл” һәм “кара” категорияле таулар. Урыны-урыны б-н җиңел трассалар да очрый. 9. Ешрак теге яки бу тән җәрәхәтен (аяк-кул сынулар, муен авырттырулар, умыртка имгәнүе) үзләрен “профи” дип санаучылар ала. Чөнки тизлек арта һәм игътибар кими. 10. Тауда шуучы һәркем каска кияргә тиеш дип саныйм. 11. Нык кар яуганда һәм томан вакытында шумавың хәерлерәк. 12. Инглиз телендә “берничә кирәкле дежурный җөмлә” өйрәнсәң үзеңә җиңелрәк була. Кыскасы, сорауларыгыз булса языгыз!?? #булатбайрамов #италия #верона#джульетта #доломиты #вальгардена #горнолыжка

A post shared by Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov) on

 

Булат әфәнде бу сәяхәтеннән фото-видеолар белән уртаклашап торды. Мондый фотоларга күпләр «Хатыны Ләйсән Гыймаева үзен генә ничек җибәрде икән соң?», дип кызыксынып фикерләр калдырды.

Әлеге сорауга Ләйсән Гыймаева инстаграмында үзе җавап бирде. «Үзем дә сизмичә калдым ничек риза булганымны», диде ул.

«Ирем кайтты ялдан. Ничек җибәрдең син аны, ничек 3 бала белән узең генә калдың дип сорыйлар купләр… белмим, үзем дә сизмичә калдым ничек риза булганымны. Ә сезнең ирләр яки хатыннарыгыз берүзләре генә ял итәргә баралармы? Җибәрәсезме? Шулай булырга тиеш дип уйлыйсызмы? Менә мин ирсез бармас идем…», дип язган Ләйсән Гыймаева.

 

 

Бәйле