Татар сайты «Болгар кызлары»ның берсендә интим фото таба, ә анда… [фото]

-- Гузель

//Татар тудей//

«Болгар кызлары» солисткасы Ләйсән Басыйрова интим фотосессиядән сурәтләрен шәхси инстагарам битендә урнаштырган. Ул бу фотоларда ванна бүлмәсендә төрле позаларда фотога төшкән һәм мондый фотоларның берсенә: «Кеше еш кына без аны иң әүвәл күз алдына китергәнгә охшамаган була. Барлык кешеләр дә, үзенә күрә йомшак, дулкынланучан һәм, әлбәттә, без уйлаганнан күпкә авыррак», дип язган Ләйсән.

Әлбәттә, бу фотолар каршылыклы фикерләр җыйган. Берүләр «Бик матур», «Искиткеч!», ди язаса, икенчеләр «Оят юк инде, матур җире булса, матурлыгын курсәтәсе килгән диер идең. Ничек халык каршына чыгып җырламак кирәк, оялмыйча», дип тәнкыйтләгән.

Ләйсән үзе тискәре фикерләргә игътибар бирми икән. «Эшләре юктыр, миңа барыбер», ди.

Мондый фотосессиягә ничек батырчылык иттең, дип сорагач: «Минем моңа кадәр аннан да ачыгырак фотолар бар иде. Бу минем өчен нормаль күренеш. Ул фотолары шулкадәр ачык дип санамыйм», диде Tatar-todayга Ләйсән Басыйрова.

 

 

Бәйле