Алсу Фазлыева Вәсилә Фәттәхованың моңарчы беркем күрмәгән фотоларын күрсәтә

-- Гузель

//Татар тудей//

5 февральда Алсу һәм Азат Фазлыевлар Уфага Зифа Нагаева концертына очкан. Чыгышларыннан соң Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттәхованың ире Илгиз Әбдрәкыйповта кунакта булганнар. Алар мәрхүмәнең кайнанасы Нәсимә ханым һәм кайнатасы Фәнүз әфәнде белән фотолар карап, Вәсилә Фәттәхова белән бәйле истәлекләрен яңартканннар.

4 февральда Казанның Филармония концертлар залында Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Очам синең яннарыңа», дип исемләнгән өр-яңа программасын тәкъдим иткән иде. Бу тамашадан соң Алсу Фазлыева хис-кичерешләрен Tatar todayга сөйләде, эксклюзив фотолар белән уртаклашты.

«Нихаять, концерт үтеп китте. Без бу имтиханны бирдек, дип уйлыйбыз. Концертны тәнәфессез үткәрдек, бик җиңел, җайлы һәм кызыклы сценарий булды, диделәр. Без аны көн саен куеп, ышаныч булганга, авыр булмады. Үзебезнең тамашачы килгән иде. Шушы көнне, мизгелләрне Казан тамашачысы белән үткәргәнгә, без бик шат һәм бәхетле», дип сөйләде Алсу Фазлыева.

 

 

 

 

Бәйле