Ләйсән Басыйрова «Болгар кызлары» продюсерына җавап кайтарды

-- Гузель

//Татар тудей//

«Болгар кызлары” триосы солисткасы Ләйсән Басыйрова интим фотосессиядән сурәтләрен шәхси инстаграм битендә урнаштырганнан соң, трионың продюсеры Айгөл Зәйнуллина аңа карата җитди карар кабул итте. Ул Ләйсән Басыйрованың сынау срогын узмавын һәм төркемнән китәчәген әйтте. Ләйсән дә, үз чиратында, җавапсыз калмады. Бу хәлгә үзенең ягыннан ачыклык кертте.

«Болгар кызлары» триосында алдагы эшем буенча бик күп сораулар бирәләр. Әйе, дуслар, мин рәсми рәвештә белдерәм, бу коллективта башка эшләмим. Дөресен әйткәндә, Айгөл Зәйнуллинаның үз аккаунтында минем китү турында постны күрү көтелмәгән булды. Трионың хөрмәтле продюсеры миңа бу хакта шәхсән әйтергә исәп тотмады.
Барыннан да элек, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Айгөл бу фотоларга иң башта үзе «лайк»  куйды. Массакүләм мәгълүмат чаралары шау-шу куптара башлагач, фотолар «ачык» дип аталды.

Күптән түгел минем белән продюсерым арасында бу турында сөйләшү булды. Ул минем шәхси тормышыма кысылмый һәм мин шәхси битемдә нәрсә телим, шуны чыгара алам. Миннән бары тик бирелеп эшләү генә таләп ителде. Мин моны намуслы башкардым. Трионың рәсми инстаграм аккаунтына ниндидер стиль өстәдем, логотибы өстендә эшләдем, Казанның иң яхшы фотога төшерүчесе белән белән сөйләштем. Тиздән ул безне бушка(!) фотога төшерергә тиеш иде.

Моннан тыш, башкарган һәм яздырган җырларның күбесендә мин сольный партияләр алып бардым. Сынау срогы узмады, дигән белән килешмим! Ни өчен мине трионың солисткасы, дип атыйлар алай булгач?

Ачыклык төркемгә хас булмагач, ни өчен без «Лейтенант» җырын башкарганда җилкә каешлары белән образларда чыгыш ясадык, париклар һәм кыска итәкләр белән «Амальгама» тамашасын әзерләдек? Бу «тыйнак» «Болгар кызлары» стилендә мени? Бу фотоларда кем интим күрә, әйтик, «Татарстан чибәре» яки «Мисс Татарстан» конкурсы турында нәрсә уйлыйсыз? Купальниктагы кызлар аларны бәяләсеннәр өчен тәннәрен күрсәтә. «Мисс Татарстан» төркем генә түгел, ә Татарстанның йөзен тәкъдим итә бит.

Бу республиканың йөзен пычратамы? Бу бер генә мисал. Ә күпме кызлар, челтәрләрдә шәрә төшкән фото һәм видеоларын калдыра. Әлеге ситуациягә ни өчен мондый игътибар? Диңгездә бер тамчыны тикшерү — мәгънәсез. Дөнья яхшырак булсын өчен үзеңнән башларга кирәк. Ни өчен трионың составы еш үзгәреп торуын мин хәзер аңладым. Кешеләр белән ничек эшләргә икәнлеген өйрәнәсең бар . Бу өлкәдә вакыт белән бергә атларга һәм барысын да йөрәккә якын алмаска кирәк.

Мине яклап язучыларга (алар бик күп) рәхмәтемне җиткерәм!», дип уртаклашкан Ләйсән Басыйрова.

Әлеге пост астында Ләйсәнне яклап, фикерләр калдырганнар. Уңышлар һәм яңа үрләр теләгәнннәр.

Бәйле