Бер атнага якын әнисе белән элемтәгә чыкмаган Чаллы егетенең кайда булуы ачыкланган. 22 яшьлек Илья М. исән-сау, ул танышларына бала карашырга ярдәм иткән, дип яза «Челнинские известия».
«Улымны эзләүдә ярдәм итүләре өчен битараф булмаган Чаллы халкына бик зур рәхмәт! Янәшәбездә шулкадәр күп ярдәмчел кешеләр бардыр дип уйламаган идем» дип белдергән телефоннан егетнең әнисе Анжела.
Ул танышлары янына 7нче комплекска киткән улының анда биш яшьлек баланы карашырга калуын сөйләгән. Азык-төлек сатып алу һәм ризык әзерләү өчен егеткә кесә телефонын ломбардка салырга туры килгән.
Бәхеткә, бу баланың абыйсы килеп, Илья телефоннан әнисенә шалтыратып хәлне аңлата алган.