Яман шеш белән авыручылар арта, әлеге чир яшьләрдә дә табыла, тик диагноз куелган очракта да өметсезлеккә бирелергә ярамый. Кичә Министрлар Кабинетында булып узган брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шулай дип белдерде.
Очрашуның башында төрле әгъзаларда яман чирнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкларга ярдәм иткән фильм күрсәттеләр. Болар – аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләрне күп эчү, кояш нуры астында озак йөрү, стресслар. Аларның зыяны хакында еш ишетәбез, ләкин аңа карап яшәешебез үзгәрми. Хәер, чирне булдырмый калу бездән генә торамы икән? Бу сорауны гади кеше генә түгел, табиблар да үз-үзенә бирә һәм һәр ике як та, юк, мин генә моны үзгәртә алмыйм, ди. Министр фикеренчә, аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә ниндидер нәтиҗәләр күренәчәк.
Ә бүгенгә ничек? Ел саен 16 мең кешедә яман шеш табыла. Узган ел шуның аркасында үлем-китем 4 процентка арткан. Алдагы ел белән чагыштырганда 269 кешене күбрәк югалтканбыз. Марат Садыйков тагын бер статистика китерде: чир 30 процент очракта соңга калып, өченче, дүртенче стадиядә генә ачыклана. Күплеге буенча беренче урында – тире яман шеше, икенче баскычта – юан эчәк, өченчедә – күкрәк бизе яман шеше. Республика онкология клиник диспансеры белгечләрендә яман шеш белән авыручы 110 меңгә якын хаста исәптә тора.
Татарстанда яшәүче һәр 35 нче кешегә онкология диагнозы куелган. Үлем-җитемнәр, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары аркасында килеп чыкса, икенче урында – яман шеш чирләре.
Быелдан хезмәткә яраклы яшьтәгеләргә игътибарны көчәйтү җәһәтеннән илкүләм проект эшли башлаган. Республикадагы яңалыкларга килсәк, Әлмәттә яман шеш авыруларын дәвалау өчен радиология комплексы төзелә. Анда шул төбәккә якын районнарның халкы дәваланачак. Чаллыда республика онкология диспансеры филиалы булдырылачак. Яман шеш белән авыручы балаларны хәзергә Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәвалыйлар. Тик ул мәйдан гына җитәрлек түгел, шуңа күрә быел балалар өчен онкология, гематология һәм хирургия үзәге бинасы төзелә башлый. Республика яман шеш авырулары клиник диспансерына яңа җиһазлар алыначак, шунда ук төрле тикшеренүләр үткәрү өчен мөмкинлекләр артачак. Онкология белән авыручыларны да яхшы хәбәр көтә, дарулар белән тәэмин итү, химия дәвасы өчен быел казна акчасы күбрәк бүленгән.
Ә гади кеше нишли ала соң? Белгечләр, чир алданрак табылсын өчен, диспансеризация тикшеренүе узарга чакыра. 2018 елда 1,5 мең очрак шундый тикшеренүләр узганда ачыкланган. 70 проценты – башлангыч стадиядә. “Яман шешнең алданрак беленүе аның аркасында бер ел эчендә үлем-җитемне 26 процентка киметте, 5 ел һәм аннан да озаграк яшәүчеләр санын 58 процентка җиткерде”, – ди министр. Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов фикеренчә, авырый башлагач, табибка баралар, ә тикшеренү өчен авырганны көтеп тормаска кирәк. Кан килү, кан төкерү, беленеп торган шешләр исә чирнең инде азуы турында искәртә. Шунда министр 2018 елда кайсы журналистның диспансеризация тикшеренүе узуы белән кызыксынды, андыйлар аз иде. Белгечләр, ярар, яшьләре туры килмәгәндер, дип тынычланды. Тик әңгәмә тәмамланмады, журналистлар арасыннан мондый сорау яңгырады: “Төрле оешмаларда диспансеризация тикшеренүе үткәрүегез турында беләбез. Һөнәрләр буенча да аерым тикшермисезме? Әйтик, укытучыларны – аерым, журналистлар ише каләм әһелләрен үзләрен генә? Күп кенә чирләрнең стресс аркасында килеп чыгуын беләбез. Аларның тормышында да андый күренешләр аз түгел”. Марат Наил улыннан: “Диспансеризация буенча андый бүленеш юк. Укытучыларны республика программасы буенча ел саен тикшерәбез. Иҗат кешеләре өчен дә программа кирәк дигән тәкъдим булса, без каршы түгел, аны эшләячәкбез”, – дигән җавап ишеттек.
Диспансеризация тикшеренүе уздыру өчен урыннарда белгечләрнең булуы да бик мөһим. Күптән түгел генә узган ел йомгаклары коллегия утырышында министр чыгышыннан кайбер районнарда табиблар белән тәэмин ителеш 45-50 процент кына икәнен ишеттек. Бу да тикшеренү эшенең нәтиҗәлелеген киметмәсме һәм “тамга” өчен генә эшләүгә юл куймасмы? Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктларын медицина җиһазлары белән тәэмин итү каралганмы? Безнең әлеге сорауларыбызга министрның җавабы мондый булды:
– Фельдшер-акушерлык пунктлары 2017 елдан үзәк хастаханәләр белән телемедицина буенча тоташтырылган. Быел Питрәч, Саба районнарында шундый яңалыклар кертелә: авыл кешесе медпунктта электрокардиограмма үтә, кан, бәвел анализы тапшыра ала. Анализлар районга җибәрелә һәм андагы белгечләр тиз арада нәтиҗә чыгара. Кешегә моның өчен районга барып йөрергә кирәкми. Киләчәктә әлеге тәҗрибә башка районнарда да җәелдереләчәк. Диспансеризация тикшеренүе, шәһәрдәме, райондамы, сыйфатлы үтәргә тиеш. Табибның бурычы – кечкенә генә шик табылса да, пациентны онкодиспансерга җибәрү. Юллама биргәч тә, шуның белән эше бетми. Яман шеш бармы, юкмы икәнлеге хакындагы ахыргы нәтиҗә билгеле булганчы, кешене күздән ычкындырмаячак ул. Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шеш табылган һәр очракны аерым тикшерә. Кеше кайчан диспансеризация үткән, аны кем караган, нинди тикшеренүләр оештырганнар. Бөтен чылбырны җентекләп өйрәнәбез. Беркем дә җаваптан качып котыла алмый.
(Фәния Арсланова, “Ватаным Татарстан”, /№ 17, 06.02.2019/)