Табигать ир-атларны көчле зат итеп яратса да, аларның саулыгына күп факторлар йогынты ясый һәм аны зәгыйфьләндерергә мөмкин. Бу – тирә-мохит, нәселдәнлек, яшәү рәвеше, туклану, матдәләр алмашы… Боларның һәркайсы теге яки бу авыруга китерә ала. Андый сырхаулар турында Казан шәһәренең унберенче хастаханәсе табиб-урологы, андролог Айдар Мирзагали улы Заһидуллин белән сөйләштек.
– Айдар әфәнде, “ирләр сәламәтлеге” дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Ирләр сәламәтлеге бала дөньяга аваз салуга башлана. Алга таба җитди авырулар, проблемалар килеп чыкмасын өчен, сабый тууга аның ирлек органнары үсешенә игътибар итәргә, аларның формалашуын күзәтергә кирәк. Шуңа да, бала тугач, бер яшькә кадәр аны уролог тикшерергә тиеш. Икенче мәртәбә әлеге белгечкә мәктәпкә укырга керер алдыннан күренәләр. Бу – бик мөһим эш, чөнки тумыштан булган һәм үзен моңарчы сиздермәгән авыруларның билгеләре шушы чорда беленә башлый. Әйтик, күкәйләре урнашып беткәнме, җенес органы үзе дә дөрес үсеш алганмы – һәммәсен дә карарга кирәк. Бигрәк тә улын ирсез тәрбияләгән әниләр өчен баласын белгечкә күрсәтү әһәмияткә ия. Өченче тапкыр урологка үсеш чорында – 13-15 яшьтә баралар.
Икенчедән, ирлек органнарына хас үзенчәлекләр бар. Әйтик, күкәйләрне җылытырга ярамый. Юкка гына, табигать аларны тышка чыгып торган итеп яратмаган инде. Алга китеп шуны да әйтергә телим: күп ирләр бер аягын икенчесенә атландырып утыра. Бу вакытта күкәйләр шулай ук җылына һәм аларда тайпылышлар башлана.
Өченчедән, сәламәтлекнең чыганагы – гигиена. Әлбәттә, монда сөннәт мәсьәләсе калкып чыга һәм андый ирләр отышта. Ә инде җенес әгъзасының очындагы тире кисәге алынмаган икән, чисталыкны аеруча саклау шарт. Тешне көнгә ике мәртәбә чистарткан кебек, бу урынны да тәрбияләп торырга кирәк. Бүленеп чыккан мәни орлыгы җенес әгъзасы башындагы тиредә җыелып, микроблар оясына әйләнә. Кызганыч, күп гаиләләрдә моңа әһәмият бирмиләр, баланы үзен карарга өйрәтмиләр, әтиләре улларына аңлатмый. Тиредә җыелган орлык үлекли, канцерогенга әйләнүе дә ихтимал.
Дүртенчедән, төрле имгәнүләр дә ирләр сәламәтлеген сизелерлек какшата.
– Сезгә пациентлар нинди сырхаулар белән еш мөрәҗәгать итә?
– Балалар арасында, әйткәнемчә, орлык юлы бөтерелү еш очрый. Бу сабыйларның артык нык хәрәкәтчән булуы белән аңлатыла. Бәвел чыгу юллары дөрес формалашмаган сабыйлар бар. Җенес әгъзасының башындагы тире ябышып томалану белән дә еш очрашабыз, бу сөннәтләнмәгән ир балаларга хас. Андый вакытта ул кече йомышын авырлык белән үти. Ялкынсынган тирене ачып чистартырга туры килә.
Үсеш чорында ир бала актив төстә спорт белән шөгыльләнә, мускулларын үстерәм дип, тренажер залына йөри икән, йомырка капчыгындагы кан тамырларына көч килеп, орлыклык бавы веналарының варикоз киңәюе ихтимал. Ягъни веноз юлларда кан йөреше үзгәреп, кислород белән тукландырылган кан кире күкәйгә кайта, туклану бозыла. Әлеге авыру варикоцеле дип атала. Тора-бара ир нәсел калдырырга сәләтсезгә әйләнергә мөмкин. Бала таба алмаган парларның егерме процентына нәкъ менә шундый диагноз куела.
Унсигез яшьтән узган ир-атлар турында сөйләгәндә, хәзер бәвел юллары, бәвел куыгына таш утыру кебек авырулар күбәйде. Хәер, бу балалар һәм үсмерләр арасында да еш очрый. Мондый авырулар кизүгә әйләнеп бара. Безнең төбәктә алай ук күп булмаса да, Россиянең кайбер өлкәләрендә аеруча киң таралган. Монда туклану культурасы мөһим роль уйный. Белгечләр профилактика максатында су эчәргә, бигрәк тә көннең беренче яртысында сыеклык кабул итәргә куша. Кайбер ирләр исә бөтенләй су эчми диярлек. Акмый торган су тоныкланган кебек, бәвелне кудырмаганда ташлар хасил була. Әлбәттә, монда нәселдәнлек тә үз ролен үти. Андый авыру белән әби-бабайлары авырса, балалары, оныкларында кабатлануы да ихтимал.
– Ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсез булуы да җитди проблемага әйләнеп бара. Монда да замананың тискәре йогынтысы гаеплеме?
– Кайбер мәгълүматлар буенча, баласыз парларда гаеп ирләрдә алтмыш процентка кадәр булырга мөмкин. Советлар заманында хатын-кыз консультацияләре ачылып, алар әлегә кадәр уңышлы гына эшли. Ә ирләр сәламәтлеге күләгәдә кала.
Баласызлыкка китергән сәбәпләр исә бихисап: җенси юл белән йога торган авыруларны, вакытында ачыклап, җиренә җиткереп дәваламау, аз хәрәкәтләнү, симерү, гормональ үзгәрешләр һ.б. Нәселдән килгән авырулар да әти булырга комачаулый. Яшьләр бигрәк тә төрле партнерлар белән җенси элемтәгә керә һәм, билгеле, якынлык кылганда күчә торган авыруларны ияртү куркынычы бермә-бер арта. Әйе, кемдер без бит саклану чаралары кулланабыз, дияр. Аларны дөрес файдаланмаучылар бар. Алай гына да түгел, саклану чаралары җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулардан җитмеш-сиксән процентка гына саклый, йөз процентлык гарантия бирми. Артык дәртле, партнерларын еш алыштырган ирләргә мондый диагностика уздырырга тәкъдим итәм: иртән йокыдан уянгач, кече йомышны үтәгәндә бәвелнең бер өлешен, әйтик, илле грамм чамасы, үтә күренмәле савытка салырга, шуны әйләнмәле хәрәкәтләр белән болгатырга һәм яктыга куеп карарга кирәк. Бәвелдә вак-вак кисәкчекләр йөзеп йөри икән, аеруча алар төпкә китсә, кичекмәстән табибка барырга, тикшеренергә киңәш итәм.
– Ирләр бит әле табибка барырга ояла…
– Яшьләр бу уңайдан алга карап фикер йөртә, сәламәтлекләре турында уйлана дияр идем. Хәтта өйләнешер алдыннан тулысынча тикшеренү узучы парлар бар һәм аларны күреп шатланып куясың. Ир кеше утыз яшьтән соң, сәламәтлегеннән зарланмаса да, өч елга бер урологка күренергә тиеш. Хәзер бит яман шеш авырулары да яшәрә, мәни бизе аденомасы кебек авырулар хәтта утыз яшьлекләр арасында очрый. Шуңа да һәркем үзенә карата игътибарлы булырга, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм вакытында табибларга күренеп торырга бурычлы.
Чыганак Фото: https://pixabay.com