Бүген тагын оныгымны озаттык. Автобуска утыртып җибәрәбез дә, кайтып җиттем, дип хәбәр итүен көтәбез. Юл бит ул, Алла үзе сакласын инде. Үзебез сайлап куйган хөрмәтле депутатларыбызның безнең балаларны шулай «иртә өлгертүе» нәтиҗәсендә, 9нчы сыйныфны тәмамлаган 23 баланың берсе дә 10нчы сыйныфта калмады. Шуның өчесе минем оныкларым.

Авыл балаларына төрле сынауларны биреп кенә торалар шул. Шул оныкларымның әти-әниләре урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда калу законы чыкты. Укып бетереп, бер ел фермада эшләгәч, укырга керергә дигән теләкләре сүрелде инде. Егетләр – армиягә, кызлар кияүгә чыга башладылар. Техникумнарга гына керүчеләре булса да, институтка керүчеләре булмады. Түрәләрнең үз балалары мәктәп тәмамлаган елны ул закон бетеп тә китте, укырга юл ачылды.

Ярар, укып та чыгарлар, Алла бирсә, тик аларны эшкә кем көтеп торыр икән соң? Пенсиягә дә китәргә юк хәзер, үлгәч кенә китәләр бит. Алла сакласын, балалы кешеләрне балалары карасын, элек пенсия булмаганда яшәгәннәр бит әле, дип, пенсияне бетереп куюлары да ихтимал бит. Әле шөкер, вакытында туылган. Башлы кешеләрне куялар шул депутатлыкка. Сайлап куйганнан соң гына сайлаулар үткәргән булып уйнаганнары һәркемгә билгеле бит инде.

Авылыбыз Татарстанда иң зур авыллардан санала иде безнең. Сөйләгәндә дә, 700 йортлы Суыксу, дип сөйлиләр иде бит. Урман, суларга бай булмаса да, бик җайлы урын сайлаган борынгылар, җирләр өстәл өсте кебек тип-тигез, кара туфраклы. Элек булган аның суы да, Кыят алпавытының урманы да безгә чаклы килгән. Байлар сөргенгә озатылган, урманнар киселгән. Елгалар кипкән, элек язын елганы буалар иде, җәй буе суы тулып торды, шунда көтү йөрде, казлар йөзде. Аннары дамба ясалгач, су диңгез кебек җәелеп китте, матур иде. Шунда сабантуйлар үтә башлады. Кемдер балык маймычлары китереп салган, балыкка әллә кайлардан килә башладылар. Аннары дамбаны шартлаттылар, кемгәдер, нәрсәдер кирәк булган күрәсең.

Безнең авыл аша тимер юл, олы юл үтә. Район үзәге Буага да 9 чакрым гына. Ленин орденлы иде колхозыбыз да. Халык яхшы яшәде. Әле дә тормышларны начар дип булмый, газы, суы кергән. Урамнарның күбесендә таш җәелгән. Халык та үз урамнарын төзекләндерү өчен тырышты, йорт саен акча җыйдылар, безнең урам халкы барлыгы 5әр мең сум җыйды. Дөрес, машинам юк, дип бирмәүчеләр дә булды. Авылда нефть кудыру станциясе дә булгач, авылда эшләгән кешегә эш бар әле, Буада эшләүчеләр дә шактый.

Терлек асраган кеше теләгән кадәр асрый ала. Быел саламны да, печәнне дә халыкка кирәгенчә бирделәр. Арпа, бодаен да көздән үк өләштеләр.

Авылыбыздагы өч катлы мәктәпкә әле ике ел элек кенә капиталь ремонт ясалды. Җылы, якты мәктәптә балалар бакчасы да урнашкан. Менә шул БДИ дигән каһәр суккан закон аркасында тугызны тәмамлаган балалар 10нчы сыйныфка калмыйлар. 11нче класста ике кыз укып йөри, өчәү калган иде, берсе 10нан соң китеп барды. Алар бит инде киредән берсе дә кайтмаячаклар. Нинди эшкә булса да урнашып калачаклар, чөнки берсе дә авылга кирәкле һөнәргә укымый.

Яшьләр калмагач, тагын балалар да булмас. Безнең «кытай урамыннан» алты бала укый, 4 бала мәктәпкәчә яшьтә, башка туарга торганы күренми. Армиядән ике егет кайтты, тик алар да авылда калмас шул. Булат – Рөстәмнең икенче улы, әле ярый Рөстәмнең 7 баласы, аныкылар өчәү укыйлар, берсенә 3 кенә яшь әлегә. Ә олылары инде киткән, менә Булат та армиядән кайтты. Кайчандыр 700 бала укыган мәктәптә бүген 100 тирәсе генә бала.

Күптән түгел генә ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Шәһәрләрдә дә андый ук булмастыр. Шундый бай китапханә, клуб. Керсәң, чыгасың килмәс. Китапханәче Гөлнара Гыймадиева, сәнгать җитәкчесе Розалия Хәсәнова, Гөләндәм Йосыпова, җыештыручы Гүзәл Рәхмәтуллиналарның сәхнәдә уйнаулары Казан артистларыннан ким түгел. Мәдәният йорты ачылганда Казаннан да кунаклар бар иде. Данир Дамир улының һәм Буа хакимият башлыгы Марат Азат улының халык алдында шулкадәр матур итеп татар телендә сөйләүләрен сокланып тыңладык. Бар икән бит, шөкер, телебезне хөрмәт иткән җитәкчеләребез дә! Үзләренең йөзләреннән иман нуры бөркелеп тора. Шундый җитәкчеләребез булганда телебез югалмас, Алла бирсә, югалырга ирек бирмәсләр.

Мәдәният йорты ачылган көнне дә, Буа мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр коллективы спектакль куйган көнне дә зал шыгрым тулы иде. Күбесе кайтучылар гына. Әниләр көнендә мин язган «Кичер мине, әнием» дигән спектакльне куйдылар. Мактанып әйтүем түгел, авылдашларым бик җылы каршылады. Анда да клуб тулы иде.

Элек колхоз җыелышларында шулай халык күп җыела, мәктәптән барабаннар кагып укучылар килә иде. Ул чагында колхозның гөрләп торган чагы, ел ахырында һәр эшләгән хезмәт хакына өстәмә акча түлиләр. Тиеннәр генә булса да шактый җыела иде. Хәзер колхозлар юк шул, таратып бетерделәр. Мөселманнарга хәрәм, дип дуңгыз фермасын да бетергәч, күпме кеше эшсез калды. Инде аннан-моннан эш табып, пенсиягә чыгабыз, дип торганда, пенсия яше дә артып куйды. Авыл тулы пенсия яшендәге кешеләр. Безнең урамда иң яшь дип саналган ирләр дә 40ка җитеп бара, берничәсе өйләнмәгән дә. 70-80 яшьлекләр арасында барлыгы 3 кенә ир бар, ә 20 ел эчендә бакыйлыкка күчкән 15 ирнең берсе дә 50не дә узмаган иде. Гөрләп торган гаилә башлыклары иде алар. Мин үз урамым турында гына сөйлим, ә санап карасаң, башка урамнарда да шул хәл. Картая авыл. Әле зур булганга гына беленми, кайбер урамнарда, мәсәлән Интернациональ урамында, рәттән 7 йорт – буш. Авылда берничә буш йортны Ана капиталына төрле милләт кешеләре алды. Алучы гына табылсын, сатучыга кем дә ярый. Намазлы күршеләр бер йортка ике тәре күтәреп кергәннәрен күргәч, әрнеп еладылар. Картаю гына түгел, саф татар авылым төрле милләтле авылга әйләнеп бара. Алла сакласын, шактый еллардан соң безнең каберләрне чит кавемнәр таптап йөрмәсме?!

Минем өч балам да авылда төпләнде, тик оныклар калмас шул инде, кире кайтмаслар. Хөкүмәтебез дә авылларны бетерү ягында, утка, газга түләүләр елга ике тапкыр арта. Авыр эштәге ирләр – 65кә кадәр, хатыннар 60ка кадәр эшли алмаса, ул артып торган түләүләрне ничек түләрләр? Рәхәтен күрим дип, зур итеп төзегән йортларда ничек яшәрләр? Әле бит беркем дә исән-сау эшләп, шул яшькә җитеп пенсиягә чыгасына гарантия бирә алмый. Эшли алмаса!? Мин киләчәктән инде курка башладым, үзем өчен түгел, балаларым, оныкларым өчен куркам. Салымнар да ел саен артып тора, быел ул төрле кешегә төрле шәһәрдән килде, кемгәдер Уфадан, Ленинградтан, тагын башка шәһәрләрдән, халык арасында сүз йөри, имеш, җирләрне сатканнар. Алла сакласын, булмас дип булмый. Инде картайса да, читләр кулына калмасын иде, дөньяларның яхшы якка үзгәрүенә өметләнеп яшик.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле