//Татар тудей//

8 февральдә мәрхүмә Вәсилә Фәттәхованың улы Кәримгә 8 яшь тулган. Кәримне әтисе Илгиз Гәбрәкыйпов шәхси инстаграм битендә котлап, фотоларын керткән. Улына әнисен югалту ничек кенә авыр булмасын, аның беркайчан да еламавын, төшенкелеккә бирелмәвен әйткән. 

«Минем яраткан улым Каримчикка бүген, 2019 елның 8 февралендә, 8 яшь тула. Гомерләр сизелмичә үтә, улым үсә, мөстәкыйль, түземле, сабыр була башлады, миңа бар эштә дә ярдәм итәргә тырыша. Котлыйм сине, кадерлем! Бу елларда аның күңеленә ничек кенә авыр булмасын, ул беркайчан да еламады, төшенкелеккә бирелмәде, әнисен югалтуны ирләрчә кабул итте. Хәзер 1 А сыйныфында укый. Акыллы бул улым, сәламәтлек, укуыңда уңышлар сиңа, бәхетле тормыш юлын узуыңны телим! Бәхет һәм изгелек һәрвакыт күңелеңдә булсын! Туган көнең белән, кадерлем!», дип язган Илгиз Гәбдракыйпов

Әлеге пост астында Кәримне йөздән артык кеше туган көне белән котлаган. Аңа сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләгәннәр. Акыллы, батыр, тәртипле егет булсын, дип язганнар.

Бәйле