Татарстан / Яңалыклар

Алмаз Мирзаянов: “Дуракмы соң син, дип, миннән көләләр”

Алмаз Мирзаянов: “Дуракмы соң син, дип, миннән көләләр”

//Татар тудей//

Шушы көннәрдә Алмаз Мирзаянов TMTVда баручы ШоуБез тапшыруында Дамир Зиннәтуллинга интервью биргән. Февраль аенда Казанда узачак концерты алдыннан борчылуы, билетлар сатылу-сатылмавы хакында сөйләгән. Шул ук вакытта ул билетларны таратып йөрмәве һәм кассага гына ышанып калдыруын әйткән. Шуның өчен дә Алмаз Мирзаяновтан көлеп, “Дуракмы соң син?”, диләр икән.

“Иң беренче чиратта, минем максатым акча эшләү түгел. Концерт оештыруның чыгымнары да күп, шул чыгымнарны каплый алсам, миңа мәҗбүри китерлгән тамашачы кирәк түгел бүгенгесе көндә. Аны аптырыйлар инде, миннән көләләр дә. Әлмәткә концерт сөйләшергә бардым, “Син билетларны таратырга киләсеңдер бит инде”, диләр. Юк, мин кассага гына ышанам. “Дуракмы соң син?”, диләр миңа.

Яраткан, белгән һәм күрәсе килгән кеше килсен, шуларга рәхәтләрнеп үземнең чыгышымны күрсәтәм. 600 кешелек залда 200 кеше утырса да, почти беркем белмәгән Алмаз Мирзаянов концертына үзе теләп 200 кеше килеп утыра икән, бу бик зур күрсәткеч минем өчен, мин аны шулай кабул итәм”, дигән Алмаз Мирзаянов.

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!