Татарстанда узучы “Татар кызы” бәйгесе турында ишетеп белә идем. Әмма барып караганым булмады. Узган ел аның финалында Татарстанның төрле районыннан 11 гүзәл зат катнашкан. Әлеге чарада булган танышларым кызларның талантына, осталыгы һәм чибәрлегенә сокланып кайткан иде.
Ә миңа узган ел ахырында Кукмара районында узган “Татар кызы” бәйгесен карау насыйп булды. Әлеге бәйгенең үткәрелү тарихы, нечкәлекләре турында район мәдәният йортының өлкән методисты, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Хәкимҗанова белән сөйләштем.
– “Татар кызы” бәйгесе Кукмарада кайчан һәм ни сәбәпле оештырыла башлады?
– Бервакыт “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Зөмәрә апа Җиһаншина белән Зәй районына бардык. Анда 44 район, 6 регион җыелды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен карап, кунак булып кайттык. “Татар кызы”н оештырасы иде”, – диде Зөмәрә апа шул чагында. Икенче көнне эшкә килгәч, илһамланып авыл клубларына шалтыратып чыктым да 22 “Ак калфак” оешмасы оештырдым. Шунда клуб мөдирләренә: “Татар кызы” бәйгесе оештырырга исәплибез, кыз әзерләп торыгыз”, – дип әйтеп куйдым.
– Ризалаштылармы?
– Әйе. Аннан үзебезнең район мәдәният йорты директоры Айгөл Сафинага мөрәҗәгать иттем. Директорыбыз моны хуплап алды. Чөнки безнең районда милләтне, татарлыкны күрсәтә торган мондый КВН кебек бәйгеләр арткарак калып бара иде. Хәзер авылларда “Әйдәгез, кызлар”, “Әйдәгез, егетләр” кебек ярышлар, КВНнар да сирәк оештырыла бит. Ә “Татар кызы” авыл клубларын да ничектер җанландырып җибәрде.
– Ни өчен нәкъ менә “Татар кызы” дип атадыгыз? Башка исемнәр дә куярга була бит.
– Чөнки татар кызы – татар милләтен, рухын чагылдырган образ ул. Гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм иң мөһиме – телен онытмаган. Татар кызы – әни буласы кеше дә. “Балага ана теле ана сөте аша тапшырыла”, диләр. Шуңа вакытында татарлыгыбыз белән горурланып, киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне тапшырып калырга кирәк.
Румия Сәйфуллина Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 5 нче саныннан укый аласыз.