Лилия Хәйруллина шәхси тормышына бәйле сорауларга нокта куя

-- Гузель

//Tatar today//

Лилия Хәйруллинаның шәхси тормышы белән кызыксынып, әлеге темага берниниди комментарий бирмәгәне өчен гаепләүчеләргә Лилия үзенең сәхифәсендә җавап биргән. Ул, барыннан да элек, шәхси тормышын ни өчен күрсәтергә теләмәве хакында язып, начар язучыларга фикерләрен җиткергән.

«Минем аңлавымча: шәхси тормыш – барыннан да элек шәхси эш. Кемнеңдер шәхси тормышы җәмгыять өчен ачык. Моны һәркем үзе хәл итә. Әгәр син сәхнә кешесе икән, моның турында сөйләргә/ язарга/ күрсәтергә кирәк дигән кагыйдә юк», ди Лилия Хәйруллина.

«Минем адреска күп сораулар килә, хәтта шелтә дә белдерәләр… (Кайчагында кешеләр миңа караганда да күбрәк беләләр). Кайберләре шулкадәр борчыла ки, минем шәхси тормышым турында бернидә белмичә, ниндидер киңәшләр бирә.

Моның турында башка сорамавыгызны сорыйм. Шәхси тормыштан кала да минем күрсәтердәй һәм сөйләрдәй әйберләрем бар. Минемчә, һәркем шәхси киңлеккә хокуклы. Мин моны рейтинг һәм өстәмә популярлык алу чарасы итеп кабул итмим. Мин – ул мин.

Әйе, мәктәптә/ институтта укыганда мин сыйныфтан/ төркемнән булган егет белән йөрергә хыялландым… Үзара мөнәсәбәтләрне кешегә күрсәтергә, тәнәфесләрдә бергә басып торырга, коридорлардан җитәкләшеп узарга теләдем. Аннары сине барысы да сөйли һәм бармак төртеп күрсәтә. Минем белән мондый хәл булды.  Бу артык күп игътибар җәлеп ителә һәм проблемалар тудыра. Үттек. Кызык иде. Рәхмәт.

Хейтерлар болай да җитәрлек.
Начар язучылар турында: тискәре якка уйлавыгыз бик кызганыч… начар сөйләү кешене уңай якка үзгәртми. Әгәр син үз өстеңдә эшләмисең икән, сиңа бернәрсә дә ярдәм итмәячәк. Дөньяны үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башларга кирәк.

Күп тапкырлар уздым… хәзер мин мондый сүзләргә тыныч карыйм, хәтта уңай ягын да күрәм. Алар белән кызык видеолар төшереп, актерлык сәләтен үстерегә була. Бәлки кинәт кинога алырлар.
Чынлыкта барысы да гади», дип белдергән Лилия Хәйруллина.

Бәйле