Хәлимә әби, иртәнге намазын укып алгач, бераз ятып торырга уйлады. Никтер күзенә йокы кермәде. Башында әллә нинди уйлар бөтерелде. Берьялгызы гомер итә башлавына да егерме ел була. Шул еллар эчендә нинди генә вакыйгалар булмады, барысы да бер мизгел эчендә үтеп киткән кебек.
Ире бик иртә үлеп китте, дөньяның рәхәтен тоеп кына яши башлаганнар иде. Йорт-җире җитеш, капка-коймасы төзек, сарае, мунчасы дигәндәй – барысы да бар, мал-туар да асрадылар. Азык-төлек үзләренә җитеп барды. Хәлимә әбинең бердәнбер улы Хәлил дә, унынчы сыйныфны тәмамлап, шәһәргә укырга китте. Шул китүеннән авылга кайтмады. Укыган елларында атна саен кайтып йөрде, ите-бәрәңгесе, акчасы да кирәк булды. Укып бетереп, эшкә урнашкач, кайтып йөрүләре кимеде. Хәлилнең тормышлары җайланды, шәһәр кызы Сөмбелгә өйләнеп тә җибәрде. Ә Сөмбел авылны бөтенләй сөймәде. Шәһәр кызының муены авыл ягына таба борылмый башлады. Елга бер мәртәбә кайтып, хәл-әхвәл сораштыралар да китеп баралар. Хәлил, дәрәҗәле урынга менеп кунаклагач, авылны бөтенләй онытты. Икешәр җирдә коттедж салып куйды, шәһәр үзәгендә дүрт бүлмәле фатир алды. Дөньяның артына тибеп, иксез-чиксез байлык эченә чумып, чит илдән чит илгә йөреп, рәхәтләнеп яши бирделәр. Әнисенең, ялгызы тилмереп, бердәнбер баласын көтеп, ташламаслар әле дип, өметләнеп яшәвен белмәде һәм белергә дә теләмәде Хәлил. Алай акча-мазар җибәреп тә мәшәкатьләнмәделәр. “Пенсиясе бар, бер тамакка күпме кирәк?!” – дип уйладылар, ахры. Дәрәҗәле урын, байлык, күп акча адәм балаларын бәгырьсезгә, мәнсезгә, имансызга әверелдерә икән.
Хәлимә әбинең күзләре яшьләнде: “Өметсез шайтан гына була, өметемне югалтмыйм әле, газиз балам бит, аңына килер, кайтыр, ташламас әле, Аллаһы боерса!” – диде. Акрын гына урыныннан торды, юрган-мендәрләрен җыештырып куйды. Бисмилласын әйтеп, чәйнегенә су салды, аны газ плитәсенә утыртты. Тавык-чебешләрен ашатырга дип, ишеген ачты, баскычка чыкты. Анда аны Тәмлетамак көтеп утыра иде. Аны да өч тапкыр ашатырга кирәк. Ни җитте әйберләрне ашамый әле ул: аңа йә сөт, йә тәмле шулпа, ит, балык бир! Мәче асрагач, карамый да булмый шул. “Миңа рәнҗи күрмәсен, бигрәкләр күземә карап тора бит”, – дип, Хәлимә әби карт мәчесе Тәмлетамакны һәрчак ашатып, тәрбияләп торды.
Иртәнге чәйдән соң Хәлимә әби тәрәзәгә күз салды. Урамда кеше-кара күренми. “Иртәләргә Саҗидә дә килер инде, пенсия алу көне килеп җитте. Алдан планлаштырып, исәп-хисап ясап куймасаң, һич җиткереп булмый акчаны. Бәяләрнең көн саен артып торуын уйласаң, куркып куясың. Шикәре дә аз гына калган, тозы да беткән, ите-мае, токмачы – барысы да кирәк. 7 мең сум пенсияне нәрсәгә генә җиткерәсең? Утка-суга, газга да бәяләр гел үсеп тора. Телефонга бер генә көн түләмәсәң дә, хәзер өзеп куялар, телевизорына түләргә кирәк. Ул арада налогы килеп төшә. Бар да акча сорый, биреп кенә өлгер. Даруханәдән дә иң арзанлы даруларны гына алырга тырыша. Көн саен 6-7 төрле дару кирәк. Беркөнне авыл фельдшеры: “Хәлимә әби, район үзәгенә барып, йөрәгеңне тикшертеп кайт әле. Поликлиникада чират була, түләүле табибка бар, бер күренеп чыгу – 500 сум, анализлар да бирсәң, тагын 500 сум кирәк булыр”, – ди. Менә сиңа мә! Район үзәгенә бару өчен таксига 200 сум түләсәң, кесә төбеңдә тиенле акчаң да калмас.
Бик авыр вакытлар туры килде: иртәдән кичкә кадәр бил бөгеп эшләсәк тә, хезмәт хакын юньләп түләмәделәр. Шуңа пенсиясе дә балык күзе кадәр генә. Ник хөкүмәт шуларны белми икән? Әнә хәзерге түрәләр, җитәкчеләр, депутатлар 400-500 мең сум хезмәт хакы алып эшлиләр ди, аларның пенсиясе дә 6-7 мең генә булмас. Шуңа күрә, пенсиягә чыгып, ялга да китәргә уйламыйлар. Безнең кебек ватылып эшләми бит алар. Авыл кешесе әле дә 10-12 мең сумга эшли, аларга нинди пенсия түләрләр икән? Хәер, авылда гына түгел, заманында завод-фабрикаларда эшләгән шәһәр халкы да мактанырлык пенсия алмый. Гәҗит битләрендә гел зарланып язалар, байлыкта яшәсәләр, зарланмаслар иде. Әле безнең авыл җирендә үз бакчабыз бар. Бәрәңгесен, кишерен, суганын утыртабыз. Күршеләр әйбәт, булышалар…”
Барысын да уйлый торгач, Хәлимә әби арды. Азрак ял итеп алырга уйлады. Шул кыска гына вакыт эчендә төш тә күреп алды. Имеш, почта ташучы Саҗидә аңа пенсия китергән, бер капчык акча суза. “Хәлимә әби, пенсияң арткан, 70 мең сум булган, кулыңны куй да санап ал, рәхәтләнеп тотарсың”, – дип, бер капчык акчаны өстәлгә бушатты. Барысы да 1 меңлекләр. 7 мең акчаны җидегә кадәр генә саныйсы, ә 70 меңне ничек санап бетерәсең? Саный-саный буталып бетте, өстәлдәге акчалар идәнгә, урындыкка чәчелде. “Саҗидә, үзең генә җыеп бир инде”, – дип ялынды Хәлимә әби. Саҗидә акчаларны кире капчыкка тутырып бирде дә чыгып китте. Хәлимә әби берочтан сөенсә дә, икенче яктан куркуга калды. Тиз генә ишекне бикләп килде. Уйлый-уйлый, башы катты, кая гына яшерсәм дә, табарлар да таларлар, дип курыкты. Ә, бәлки, үтереп үк чыгарлар. Хәлимә әби, шабыр тиргә батып, коты чыгып уянып китте. “Йа, Аллам, төш кенә икән! Йөрәгем ярылып, үлә яздым бит. Аз акчам булсын, тиз үлемем. Мондый акча кирәк түгел, җан тынычлыгы кирәк. Ничек булса да яшәрмен әле, пенсиямне генә бетермәсеннәр. Аллаһы Тәгаләм, озын гомерләр биреп, булган байлыкларыбызның игелеген күреп, аз пенсияләребезне, исән-сау килеш, үзебез тотып яшәргә язсын!” Бу – Хәлимә әбинең бердәнбер теләге иде.
Ул, кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләгә ялварды: “И, Аллам! Улымны акча колы булудан туктап, үзеңнең колың ит! Йөрәгенә миһербанлылык, игелек, изгелек орлыклары сал, әнисенә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре уят. Мин бит – аны тудырган, үстергән, тәрбияләп олы тормышка озаткан әнисе!”
(Рузалия ИБРАҺИМ/“Ватаным Татарстан”, /№ 21, 13.02.2019/) Фото: https://pixabay.com