Йорт җимерекләре астында исән калган Ваня Фокин турында сөенечле хәбәр бар [видео]

-- Гузель

//Tatar today//

Магнитогорскта торак йорт җимерелгәннән соң, 30 сәгатьтән артык хәрабәләр астында яткан Ваня Фокинны балалар хирургиясе бүлегеннән өенә чыгардылар. Биредә аны бер ай ярым дәваладылар.

Ваня Фокинны күзәткән табиб Леонид Рошаль озатуда катнашкан һәм коткаручыларга эшләре өчен рәхмәт белдергән. «Ваняны бөтен ил дәвалады, бу — коткаручылар һәм клиника хезмәткәрләренең команда эше. Ваняны шундый хәлдә күрү — бәхет! Тормышта башка нәрсә кирәк тә түгел», — дигән Леонид Рошаль.

«Ваня сәламәтләнүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», — дип белдергән Ваняның әнисе Ольга Фокина.

Сабыйны йорт җимерелгәннән 35 сәгать узгач табып алалар. Бу вакытны ул 20 градуслы салкында үткәрә. Бала каты имгәнгән була, аягына ампутация яный, тик башкала табиблары аякларын саклап кала ала. Бу дәвердә Ваня белән хастаханәдә аның әнисе була, ә әтисе Магнитогорскта гаилә өчен яңа торак әзерләү белән шөгыльләнә — Фокиннарга яңа фатир биргәннәр.

Ваня Фокинның бу көннәрдә өенә кайтуы аеруча күңелле, чөнки Ваняның беренче туган көнен гаилә тулы состав белән каршы алачак. 16 февральдә Ваняга 1 яшь тула.

Комсомольская правда

Бәйле