Айла, Салих, Мостафа… Атнаның иң үзенчәлекле 14 исеме билгеле

-- Гузель

Узып баручы атнаның иң сирәк һәм гадәти булмаган исемнәре билгеле. Яңа туган сабыйларга: Офелия, Виталин, Алекс, Лев, Радислав, Платон, Лея, Салих, Яңалия, Айла, Мостафа, Лавр, Микаэл һәм Доминин дип кушканнар. Бу хакта Республиканың гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Балалар өчен Самир, Мәрьям, Азалия, Милана, Амелия, Тимофей, Әмир, Кәрим, Ева һәм Алиса иң популяры икән.

ЗАГС мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә 389 бала туган: 191 малай һәм 198 кыз.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Фото: Сosmopolitan

Бәйле