Татарстанда 6 балалы мөхтәрәм хәзрәт фаҗигале һәлак була

-- Гузель

//Tatar today//

15 февральдә Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратов юл халәкатендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Бу хакта Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән. Габделкәрим хәзрәткә 36 яшь була, аның алты баласы ятим кала. Татарстан мөфтие хәзрәт гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. 

«Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә РИИ-да магистрлык диссертациясен уңышлы яклады. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», дип язган мөфти.

«Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез.

Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде. Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит…», диелгән бу хәбәрдә.

Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратовның якыннары һәм туганнарының кайгысын «Әль-Мәрҗәни» мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә уртаклашып, үзенең сәхифәсендә язма калдырган.

«Бүген юл халәкатендә фаҗигале рәвештә безнең арабыздан хөрмәтле хазрәтебез, коллегабыз, дустыбыз, Мөслим районының имам-мөхтәсибе Абдулькәрим хазрәт Муратов Аллаһ тәгаләнең хозурына күчте. Бу кайгылы хабәрне йөрәк сыкранып кабул итте. Ихлас күңелдән бу кайгыны хазрәтнең туганнары белән уртаклашамын. АллаҺ тәгалә аның барасы урыннарын фирдәвес җәннәтләрендә насыйп итсен, бу дөньяда яшәгән вакытында булган ялгышлыкларын һәм гонаһларын гафулардан иләсен. Бу фаҗигадә безнең өчен, өммәтебез өчен олы югалту булды. «Чынлыкта без барыбызда Аллаһ тәгаләнең хокемендә һәм бары тик Аңа гына кире кайтачакбыз». Аллаһ тәгалә кылган догаларыбызны кабул итсен», дип язган ул.

 

Мәрхүм Габделкәрим хәзрәт Моратов гаиләсенә булышу йөзеннән, ярдәм акчалары җыелуы билгеле булды.

Акчаны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин картасына җибәрергә була. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин — Габделкәрим хәзрәтнең якын дусты. Җыелган ярдәмне гаиләсенә тапшырачак.

КАРТА 5336 6900 0194 8530

Аллаһ сездән разый булсын.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий