«Шатлыгыннан кояш кебек балкып керде». Габделкәрим хәзрәткә мәрсия

-- Лэйсирэ

Юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә вафат булган Габделкәрим хәзрәт Моратов истәлегенә дусты Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәрсия язган. Алар Түбән Кама мөхтәсибәтендә 2005 елдан бирле бергә эшли. Кызыл дипломлы педагог буларак үз өстенә балалар белән эшләү өлкәсен ала: аның җитәкчелегендә ел саен 200-300 балага Республика күләмендә җәйге яллар оештырылып килә.

«Әлхәмдүлилләһ, Кәрим ихлас йөрәкле, бик тыйнак, йомшак күңелле, бик тәрбияле егет иде. Сөйләм теле матур, кыяфәте күркәм булу сәбәпле, аны һәрвакыт никахларга, төрле мәҗлесләргә яратып чакыра иделәр.

Әле кичә генә ул үзенең магистрлык эшен яклады һәм шатлыгыннан кояш кебек балкып Кабан арты мәчетенә килеп керде. Куанычы белән бүлешеп: “Әйдәгез, кичен берәр кафеда җыелышып чәй эчәбез”, — диде. Аннан соң кичке җидедә шалтыратып искә төшерде. Мин аңа: “Хәзрәт, бераз авырып киттем бит әле. Өйдә ятам”, — дип гафу үтендем. Ул: “Ярый инде, алайса, мин иртәрәк йокларга ятам да, иртәнге өчтә Мөслимгә кайтып китәм. Иртәнге 9.00 очрашуым бар. Әле дипломны алырга киләсем бар, чәйне шунда эчәрбез”, — диде…

Йә, Раббым, Кәрим дустымның кимчелек-хаталарын кичерсәң иде. Тол калган хатынына, ятим калган алты баласына, әти-әнисенә, туганнарына сабырлыклар, чиксез әҗерләр бирсәң иде.

Кәрим, син күп нәрсәдә миннән яхшырак булдың, Аллаһ синнән разый булсын. Эчми калган чәйләребезне оҗмах бакчаларында җыелышып эчәргә язсын,» — дип яза Йосыф Дәүләтшин.

Бәйле