Изге Болгарда «Кыш Батыр»ы булыр өчен балта, кылыч тотып сугышалар [фото-видео]

-- Гузель

16 февраль Болгарда «Кыш Батыр» исемле фестиваль узды. Борынгы кораллы сугыш уеннарын күрсәтеп оештыручылар мөселманнар өчен изге саналган урыннарга җәен генә түгел, кышын да туристларны җәлеп итмәкче, дип яза Azatliq radiosi.

Болгарда икенче ел узучы тарихи кышкы уеннар фестивале җирле казаклар чыгышы белән башланып китте. Йөзләгән тамашачы һәм 50ләп катнашучы булды. Аларны беренче булып Спас районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Фестивальга килгән кешеләргә русча «спортка һәм тарихка чын мәхәббәт» теләде, һава торышы безнең белән шаярды, буран булды, әмма телегән кеше килде, диде район башлыгы.

«Кыш Батыр» фестивале классик чаңгы узышы, кораллы сугышлар, тарихи реконструкцияләр һәм арбалетлардан ату белән «тарихи биатлон»ны үз эченә алды. Болгар музей-тыюлыгы мөдире Фәргать Мөхәммәтов сүзләренчә, әлеге чараның төп максаты – кыш көне Болгар музей-тыюлыгына туристларны җәлеп итү.

«Болар музеена туристлар күпчелек җәй көне килә. Узган ел 1 майдан 30 октябрьгә кадәр 521 420 кеше булды. Туристларны кыш көне дә җәлеп итү өчен шушы фестивальне үткәрәбез. Узган ел 700 кеше килгән булса, быел 1000-1500 кеше булырга тиеш иде», диде музей-тыюлык мөдире. Ярышларда катнашучыларның яше 12дән башланды, ягъни монда мәктәп балалары да катнашты. Чаңгыда йөгерешеп, уклар, арбалетлардан аттылар.

Чарада Татарстан һәм күрше төбәкләрдән төрле авырлыкта сугышчылар көч сынашты. Тамашачылар уен, ярышларны карап, элеккеге чордагы ризыкларны авыз итеп, Болгарга багышланган экскурсияне карады.

Узган ел әлеге фестивальне оештырырга ярдәм иткән 28 яшьлек Валентина быел үзе дә катнашырга булган.

«Кыш көне фестивальләр бик аз. Интернеттан карасагыз да күбесе җәй көне уза, костюмнары да җәйге. Кыш көне дә һава торышы яхшы. Өйдә генә утыруның мәгънәсе юк, кыш көне дә сәяхәт итәргә була. Моны кызык дип табучылар бик күп», дигән Валентина «Azatliq»ка.

«Кыш Батыр» фестивален Татарстанның мәдәният министрлыгы, туризм комитеты, Болгар музей-тыюлыгы, «Үткәнгә сәяхәт» тарихи берләшмәсе ярдәме белән оештырыла.

Әлеге чараларны күреп кайткан Алмаз әфәнденең күңеле әрни, әмма камерага карап фикерен әйтергә теләмәде. Аның сүзләренчә, татар оешмалары актив булмагач, Изге Болгарны хәзер урыс, казак берләшмәләре басты, алар үзләре теләгән фестивальләрен оештыра, изге җирде җәен генә түгел, кышын да сугыш уеннары уздыра. Исеме генә «Кыш батыр», ә бит монда мәктәп балаларына, туристларга миллилек, татарлык күрсәтелми, Болгарны башка милләтләр яулап алуын күрәбез», дигән Алмаз «Azatliq»ка.

Чит ил агентлыгы Azatliq radiosi

//Tatar today//

Әлеге ярышларда Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама районна[]рыннан, Казан, Йошкар-Оладан егермендән артык команда катнашты. Стартка беренчеләрдән булып 12 яшьлек иң яшь чаңгычылар басты, аннан 16-18 яшьлекләр һәм 18дән узганнар узышты. Аларның барысына да арбалеттан ату, балта һәм сөңге ыргыту буенча билгеле дистанция узарга кирәк иде. Әлеге трасса борынгы шәһәрчекнең үзәге, тарихи-архитектура һәйкәлләре яныннан үтте. 

Нәтиҗәдә, гомумкоманда беренчелегендә

12-15 яшь категориясендә — Антоновка мәктәбе,
16-18 яшьлекләр арасында — П. А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбе командасы,
18 яшьтән өлкәнрәкләрдә 1 нче Болгар урта мәктәбе җиңүче дип табылды.

Шәхси зачетта Анастасия Медведева, Илья Володин һәм Артем Главнов җиңүче булды. Алар барысы да медальләр, дипломнар, акчалата сертификат һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.

Моннан тыш, фестиваль вакытында төрле күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Мәсәлән, «Урта гасыр» лагерендә тимерче һәм күнче остаханәләрен күрергә, «Тарихи кухняда» кыздырылган ит, кайнар коймак, самавырдан чәй татып карарга була иде.

Биредә сәүдә рәтләре халык-сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре дә тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучыларга «Любо», «Спасская Станица», Рәмилә Исхакова, Айдар Вәлиуллин үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим итте.

Оештыручылар белдергәнчә, фестивальдә барлыгы 2000 гә якын кеше катнашкан.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий