Казанда зур сәүдә үзәгендә ашыгыч эвакуация [видео]

-- Лэйсирэ

18 февраль шушы сәгатьтә Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә ашыгыч эвакуация бара. Кибет хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны урамга чыгарганнар, дип хәбәр ителә башкаланың социаль челтәрләрендә.

Беренче мәгълүмат буенча, сәүдә үзәгендә эшләүчеләргә бина эчендә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәл урынында хокук саклау органнары һәм янгын сүндерүчеләр эшли. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.

Фото: архив ТАСС

Видео: соцсети

Бәйле