Лилия Муллагалиевадан телне «йотарлык» тәбикмәк рецепты

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Лилия Муллагалиева пешергән ризыкларын үзенең сәхифәсендә һәрвакыт күрсәтеп тора. Бу юлы ул иртәнге ашка тәбикмәк пешергән һәм фотосын куйган. Язылучылары пешерү ысулын сорап язган. Лилия Муллагалиева рецепты белән дә уртаклашкан.

Кирәк булачак: 2 йомырка, 0,5 литр жылыдан кайнарырак сөт яки кефир. Шулай ук 1 аш кашыгы чамасы җылы сыек май, ярты чәй кашыгы сода, тәменә карап (кемдер баллы ярата) шикәр комы, чамалап тоз, чама белән он (кем сыек, кем куе ярата).

«Барсын тиз генә блендерда болгатам да, майсыз табада пешереп, аннан сон гына майлыйм», ди җырчы.

Сода белән булса, камырын ясау белән пешереп була. Сода урынына чүпрә салсагыз, чын тәбикмәк була, ләкин бераз күтәрелгәнен көтәргә кирәк.

Бәйле