Трассада башына пакет кигездерелгән сабыйга тап булалар

-- Лэйсирэ

Мәскәүнең МКАД юлында машина йөртүчеләр башына пакет кигездерелгән һәм скотч белән ябыштырылган малайга тап була. Полициядә сабый әнисенең аны  ашатмавын, урманда калдырып китүен әйтә. 

Тикшерүчеләр урамда төн чыккан малайның әнисеннән дә сорау алалар. Хатын сүзләренә ышансаң, 17 февраль көнне малай кача. Ләкин полициягә ул 18 февраль иртәсендә генә хәбәр итә. Аңлатмасында хатын машинада “Лосиный остров” тыюлыгы яныннан китеп барганда улының үтенечен тыңлап, урманга керүен хәбәр итә. Малай исә качып, урманга кереп киткән, имеш. Ана кеше сүзләре буенча, ул көн буе аны үзе эзли, ләкин адаша. Пакет турындагы сүзләрне ана кеше кире кага. Малай белән әнисенең күрсәтмәләре туры килми, шуңа да ана кеше әлегә полиция тарафыннан тоткарланган.

Баланы ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып китә. Табиблар аңа икенче дәрәҗәдә өшү билгеләре куйган, ул медицина тикшеренүе үтә.

Өмет

Фото: https://pixabay.com

Бәйле