Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр.

Шуңа күрә: “Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы яки ул – кайберәүләрнең хыял җимеше генәме?” – дип күренекле милләттәш­ләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Бу язмага алынуым тиктомалдан гына түгел. РИУда кышкы сессия вакыты иде. Коридорда күп­тән таныш булган бер мөгал­лим белән сөйләшеп киттек. “Соңгы елларда җәмгыятебездә бозым-сихер артты. Дөрес, ул бездә элегрәк тә бар иде. Әйтик, сугыш елларында республикабызга чит җирләрдән меңнәрчә кеше килеп урнашты. Аларны, яшәп торырга дип, шактый күп гаиләләргә урнаштырдылар. Болар арасында бозым салырга хирыс булганнар да байтак булган. Шуңа күрә сугыштан соңгы елларда республикабызда эчкечеләр күбәйде. Эч­кечелеккә биреләләр, туктый алмыйлар. Үзе бозымга тарыган, дә­валанган кеше генә аны чын-чын­лап дәвалый ала. Хәзер үзләрен экстрасенс дип йөртүче, Согу­диядә, “Әл-Хәрам” мәчете янында фотога төшеп, мин Коръән белән дәвалыйм, дип ялганлаучы адәм­нәр дә пәйда булды. Аларга ышанмагыз”, – дип сөйләде ул миңа. Чынлап та шулаймы, әллә инде үз-үзебезне генә куркытабызмы?

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:

– Китапларда язгач, бардыр инде. Әнә Пәйгамбәребезгә дә бозым салырга маташканнар, диләр. Һәркемнең саклаучы фәрештәсе бар. Кешене шул саклый. Әхлаклы, тәртипле яшим, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтим, тыйганнарыннан тыелыйм, дип дөнья көтү мә­шәкатьлерәк. Шуңа күрә кемгәдер акча биреп, чир-чордан котылу ансатрактыр, бәлкем. “Җен керде бугай, өшкермәссез­ме?” – дип мөрәҗәгать иткәннәргә мин үзем Казандагы Мәхмүт, Рамил, Фәрит хәзрәтләргә барып карарга киңәш итәм. Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебез­нең хәзрәтләргә барсыннар дим. Ихтыяҗ бар икән, канәгатьлән­дерүче табыла. Бу уңайдан кайбер имамнарның, йә бозым салганнар, йә үтәлмәгән нәзерең бардыр, дип әйткәннәрен үземә дә ишетергә туры килде. Аннан килеп, ниндидер сәләте булмаса, берәү дә бозым чыгару белән шөгыльләнә алмыйдыр. Дөрес, хәзер үзен экстрасенс дип бел­дерүчеләр байтак. Гаҗәп тә түгел: телевизордан гел шуларны күрсәтеп, рекламалап торалар.

Фәрит хәзрәт Кадыйров, Казан янындагы Салмачы бистәсендә урнашкан “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы:

– Элек көнгә кырыгышар кеше кабул иткән, өшкергән вакытларым бар иде. Хәзер көч-куәтем азайды. Егермедән арттыра алмыйм. Пәйгамбәребезнең, бозымга тап булсагыз гына кешеләрне дәвалый аласыз, дигән хәдисе юк. Дөрес, үземнең яшь вакытта бозымга тарыганым булды. Мин үзем инде егерме биш еллап өшкерү белән шөгыльләнәм. Әле бу эшкә тотынганчы ук төштә өшкергәнем­не, шуның нәтиҗә­сендә җеннәр­нең чыкканын күрә идем. Аларга җай­лап кына, каты бәрелмичә, Пәйгам­бә­ре­безнең хәдисләрен әйтеп, Коръән­нән аятьләр укып: “Кеше тәнендә яшәү – бик зур гөнаһ! Кыя­мәт көнендә моның өчен җавап бирәсе бар. Мондый гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә утка кертәчәк”, – дип аңлатырга кирәк. Усаллык белән җиңеп булмый аларны. Шуннан соң алар, безне ничек чыга­ра­сың, инде кая җибәрәсең, дип сорый башлый. “Аллаһы Тәгалә каршында иман китереп, тәүбә кылырга кирәк”, – дип үгетлим аларны. Җен күздән чыкса, кеше сукыр кала; баштан чыкса – үлә; колактан чыкса – саңгыраулана. Шуңа күрә алар авыздан яки аяк-кулдан чыгарга тиеш.

Рамил Гарифуллин, КФУдагы психология һәм мәгариф институты доценты, психотерапевт:

– Бозым дип әйтү фән күз­ле­геннән караганда дөрес түгел. Тот­рыклы депрессия халәте ул. Кайбер кешеләр яшәү мәгънәсен югалта, үзенә кул салу турында уйлый башлый. Гадәттә алкоголизмнан интеккән кешеләр бозым салмадылар микән дип гаҗизләнә, хәтта эчәселәре дә, яшиселәре дә килми. Моны химик яки физик бозым дип әйтергә була. Дөрес, шундый үлән­нәр бар: эчемлеккә кушып эчерт­сәң, кеше яшәү ямен югалта. Андый үләннәр наркотик матдәләр бүлеп чыгара (үлән дә­валарга да, агуларга да мөмкин). Моны да химик бозым дип әйтергә була. Мәгълүмати бозым да бар. Алар башка, мигә кереп, кешенең җанын үзгәртә. Әйтик, эчкечелекне, психиканы үзгәртеп, ягъни мәгъ­­лүмати кодлаштыру аша дә­валыйлар. Барча кешене дә бер­төсле кодлаштырып булмый. Һәр кешегә аерым код куела. Мәгъ­лүмати кодны яман нияттә кулланып, кешене үтерергә дә мөмкин. Бик тиз ышана торган кешеләр очрый. Аларны, бозым салганнар, ниндидер сихер бар дип, ансат кына ышандырырга була. Яла ягып яки хыянәт итте дип тә мондый кешеләрне соңгы чиккә җитке­рүләре бар (халыкның 10-12 проценты тиз ышанучан). Хәзер: “Мин – экстрасенс, дәва­лыйм”, – дип, газеталарга белдерү бирү­челәр күбәйде. Имеш, бозым нәти­җә­лә­рен бетерәләр, сихерне юкка чыгаралар. Гадәттә алар невроз нәти­җәләрен ачыклый. Мәшһүр Фрейдны алыйк. Ул бозым дип кеше башын катырмаган, психик анализ ысулы аша адәм балаларында сабый чактан калган психологик җәрәхәт­ләрне дәва­лаган.

(Рәшит Минһаҗ/“Ватаным Татарстан”, /№ 24, 15.02.2019/)

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий