«Татар телендә ерып чыга алмыйм». ТНВ «Шаян ТВ» өчен хөкүмәттән 1 млрд сум акча сорый?

-- Лэйсирэ

«Шаян ТВ» балалар телеканалының яңа студиясе ачылды. Ул «Болгар» радиосы бинасының яздыру студиясендә урнашкан. Яңа студия төрле төстәге җиһазлар белән бизәлгән. Профессиональ утлар һәм төрле якта камералар урнаштырылган. Һәр тапшыруның үз урыны бар. Мәсәлән, «Кичке әкияләр», «Кармак ТВ», «Шаян тәҗрибәләр» кебек тапшыруларның үз почмаклары бар.

Каналда эшләүчеләрне котларга Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та килде һәм «Шаян ТВ» алып баручылары аннан беренче интервью да алды. «Татар телендә ерып чыга алмыйм», дип баштарак икеләнеп торса да, балалар үтенеп сорагач, Сәфәров татарча-урысча итеп яңа студия ачылышы белән котлады.

Ул каналның Татарстан президенты күрсәтмәсе белән барлыкка килүен әйтте. «Авыр туган проект» («В муках рожденный проект») дип белдерде Сәфәров урысча. Аның әйтүенчә, «Шаян ТВ»ны ачу җиңел булмаган. Эфирга чыгу лицензиясен Мәскәү берничә тапкыр мөрәҗәгатьтән соң зур кыенлыклар белән генә биргән.

Татмедияның 31 гыйнварда узган еллык киңәшмәсендә «Шаян ТВ» каналы өчен республика казнасыннан 191,1 млн сум акча бүленде диелгән иде. Азатлыкның үз чыганакларына ышансаң, балалар каналы өчен ТНВ ширкәте хөкүмәттән 1 млрд сум сораган булган.

Азатлык радиосы язмасы   (чит ил агентлыгы)
Фото: Татар-информ

Бәйле