Габделкәрим хәзрәтнең хатыны «Шәһри Казан»га: «Әти кайтты, әти кайтты» дип чыгып чаптылар. Әмма…

-- Лэйсирэ

15 февральдә юл һәлакәтендә гомере өзелгән Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратовның тормыш иптәше Илфак кызы Зилә «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә  фаҗига булган көн турында сөйләгән. Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды.

«Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Диссертациясен уңышлы гына яклавын да шалтыратып әйтте. Икенче көнгә иртән балалар белән аны көтәргә керештек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар. Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: «Әти кайтты, әти кайтты», – дип чыгып чаптылар. Әмма… килгән машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде…

Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең. Бу нәрсәләрне беләбез, аңлыйбыз кебек тә, ләкин, аерылу сынаулары үз башыңа төшкәндә, җиңел түгел икән. Габделкәримнең гәүдәсен туган авылына алып кайтуны оештырган, машина җибәргән, юу, озату, җеназа эшләрен оештырган кардәшләребезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын! Күпме районнардан меңләгән дуслары аның өчен соңгы доганы кылу өчен килгәнсез. Гаиләсенә, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйгансыз. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәткә, барча мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә ничә еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын, дип белдерә Зилә ханым.

Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын! Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен!

Раббым, Габделкәримнең гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Аны Үзенең оҗмах бакчаларына кертеп, аңа яшел кош булып очып йөрергә язсын! Ахирәте бу дөньясыннан хәерлерәк булсын!» дигән Габделкәрим хәзрәтнең җәмәгате Илфак кызы Зилә.

Чыганак

 

Бәйле