Әлмәт «Рембосы» солдатларны үлемнән коткара. Ни өчен Герой исеме бирелми?

-- Лэйсирэ

Заманында американнар төшергән “Рембо” исемле фильм бик популяр булды бездә. Танылган актер Сильвестор Сталлоне берничә серияле фильмда башбирмәс каһарман ролен башкарды. Шулардан “Рембо – 2” дигәне үземә аеруча нык тәэсир итте. Чөнки анык кебек үк каһарманлык кылган авылдашыбыз бар.

Сүз хәзерге Әлмәт районындагы Тайсуган авылында туып үскән татар егете турында бара. Аның энесе бүген дә авылда ата-бабасы нигезен саклап яши. Бабасы дигәннән, авылда аны “кулак” диләр иде. Шуңамы, аз сүзле бу карт сабый чактан ук курку-шөбһә уятканга, аны уратып узарга күнегелгән. “Кулак” тамгасы сугылып таланганчы нин­ди байлыгы булгандыр, тик аларның торыр өе булмаганлык­тан, әтинең “иске өй” дип аталган, мунча кадәрле генә йортын алулары, ә карчыгының умыртка сөяге “Г” хәрефедәй катып калганы, шул халәттә дә шак­тый хә­рәкәтчән булуы хә­тердә саклана.

Аннары карт белән карчыкка колхозга кермәгәннәре өчен “кулак” тамгасы тагуларын әйт­теләр. Сугыштан соңгы авыл һәм аның бертуктаусыз болганып яшәгән колхоз тормышына бу ике затның колхозга керү-кер­мәве ни дәрәҗәдә кирәк булгандыр, бу өлешен ачыклау хәзер мөмкин түгел. Җидееллык мәк­тәпне тәмамлаганчы, аларның бәрәңге бакчаларына сокланып карап үтүем хәтердә. Матур итеп казылган, гаҗәеп рәвештә тигез тишелгән, гөрләп диярлек чәчәктә утырган бакчаны бары шушы карт белән карчык бак­часының читәне аша гына кү­рергә туры килде. Күрәсең, җир серен белеп эш иткәннәр. Тик­мәгә генә “җепшенү” халәтен яхшы тойган галимнәр “кулак – җирнең ханы да, фәрештәсе дә булган” дип язмаслар иде.

Менә шул бабайның улы Зәлхак авыл Сабантуйларында күренгәли башлады. Өстенә сатин күлмәк кигән, каешлы чалбар, безнең якта күрелмәгән күн туфлиле бу абзый башкалардан нык аерылып тора иде. Нигә аңа игътибар зур булган дигәндә, сәбәбе аның шулай киенүендә генә түгел, ә кечкенә буйлы булуында да. Чөнки без – малайлардан бераз гына калку, әмма таза бәдәнле иде. Сабантуйлар якалашусыз узмый. Әллә кол­хозның сәләмә киемле, ярым ач егетләрендә “әтәчлә­неп” алу те­ләге зур булган, әллә шахта як­ларыннан кайткан Зәлхак кебек егетләргә көнчелек булган, әй­телгәнчә, Сабантуй­ның мәй­дан­нан тыш чарасы ул бәр­гәләшеп алу иде. Тик Зәлхак абыйны әлеге өермәдә күргә­ләсәм дә, аның кан агызуын да, җирдә аунавын да, күлмәк-чалбары ертылган хәлдә дә күрү насыйп булмады. Ә үзен авыл агайлары хөрмәтләвен, кочакка алуларын, кызларның елмаеп карау­ла­рын еш күрә идем.

Озакламый Зәлхак абый авыл­­га бөтенләйгә кайтты. Бу “бө­ек атабыз” үлеп, һәртөр сәя­си матавыклардан соң, авызга ипи керә башлагач, Әлмәт тө­бәгендә “кара алтын” бумы кү­тәрелү белән бәйле иде шикелле. Әнисе дә гүр иясе булган, әти­се дә олы яшьтә, үзенә дә га­и­лә корыр вакыт җиткән. Авыл тормышы ялгыз яшәүне кабул ит­ми.

Зәлхак абый үзенә тиң көмешен таба. Ул Һәдия исемле, терекөмештәй хәрәкәтчән, ачык йөзле, уңган-булган, абзый шикелле җыйнак гәүдәле апа була. Зәлхак абый тере курчактай хатынын үтә дә яраткан, ярата да белгән, ахры. Шул сәбәпле күп­ме җан газаплары кичерде ул. Әйтик, “су тарихы” истә калган. Бишьеллык план буенча “җит­лек­кән социализм”ны үз хуҗа­лы­гында тизрәк тормышка ашырырга теләгән дисәк, сәясәткә ки­тү була. Хатынының матурлыгын мәңге саклау нияте көчле­рәк булгандыр дию дөрес­рәктер. Кыскасы, махсус рөхсәт артыннан йөрми генә, Зәлхак абый, урам торбасына ялгап, өенә су үткәрә. Янәсе, кран борып кына су агызасың да шаулатып самавыр кайнатасың. Ә көянтә-чиләк бер кырыйда торсын. Көянтәдән бераз гына калку Һә­дияттәйгә дә көч килмәс. Тик ирек бирделәр, ди сиңа, аерым бер хуҗалыкта, планнан тыш “изм” төзергә. Эшләрнең бетүен генә көткәндәй, инде куаныч кичерү җаена гына күчкәндә, шалт итеп комиссия килеп керә. Билгеле, сәяси аң, дәүләти иминлек чаралары да күрелә… Көян­тә-чиләкләр янә хәрәкәткә килә. Ә менә үҗәтлек, мөстәкыйльлек, җир-ил заты булу Зәлхак абый асылында кала. Әлеге күркәм, асыл сыйфатлар аның улына да күчә.

Ниһаять, “Рембо”га яңадан кай­табыз. Тайсуганда туып үс­кән, “Рембо – 2” фильмындагы ба­­тыр­лыкны кабатлаган татар егете Шәфәгать кулак улы Зәл­хак абый­ның малае була да инде.

Фильмны караучылар яхшы хәтерлидер, дөресрәге, хәтерлә­ренә уелып калгандыр: Рембога вьетнамнарга әсир төшкән Америка сугышчыларын азат итеп, илгә исән-имин кайтару бурычы куела. Бары да ниятләгәнчә булса, дәүләт бүләге биреләчәген ышандырып, аны элек тә белгән, үзе дә командир буларак ышанычлы полковник юлга озата; операциянең һәр мизгелен кү­зәтеп, киңәшен биреп тора. Рембо командиры алдында йөз кызарт­мый: сугышчан бурыч үтәлә, ватандашлары коткарыла.

Безнең Шәфәгать-Рембо белән дә фильм­­­дагычарак була. Вакыйгалар Әф­ган­станда бара. Солдатлар әлегә әсир түгел. Бер рота яшь сугышчы дошман тылында калган. Алар дүрт яктан камалышта. Су, ризык калмаган, сакланырдай ныгытма, урын юк. Шәфәгать – хәрби вертолет йөртүче. Безнең сугыш­чыларның язмышын ул югарыдан күреп, бәяләп ала һәм штабтан кичекми ярдәм сорый. Дошман, зәһәр еландай шуышып, һаман саен сугышчыларыбызга дүрт яклап якыная. Тиздән егет­ләребез сыенган таш калкулык өстендә кара күмергә әйләнгән гәүдәләр, актарылган ташлар гына калачак. Хәтта мәетләрен җыеп алу да мөмкин түгел. Ә солдатларның бик күбесе әле кызлар иренен дә татырга өлгермәгән.

Хәлнең үтә җитдилеген белдереп, Шә­фәгать командованиедән ярдәм сорый. Ә аңа кичекмичә борылып, үзенә кире кайтырга әмер бирелә. Йә Хода, ничек борылып кайтырга! Нигә коткарырга түгел!

Күктә барын да мизгелләр хәл итә. Шәфәгатькә нидер була. Исән-имин базага кайтса, үлемгә дучар ителгән, коткарылмаган солдат-егетләрнең җан газабын тойгандай буламы, шуңа да алар белән бергә үлүне дөресрәк дип саныймы, әллә барын да Аллаһ кодрәтенә тапшырамы, штаб әмерен үтәмичә, тәвәккәлләп, зур тизлектә калкулыкка төшә, солдатларны төяп өлгерә һәм күккә күтәрелә. Әле генә безнең солдатлар иңрәп торган урында берничә мизгелдән кара кырмыскалардай дошман кайнаша, бөтен төр кораллардан вертолетка ут яудыра. Шөкер, базага барысы да исән-имин кайтып төшәләр. Вертолеттан башкасы. Хәер, дистәләгән тишек-яра­лар­ны санамаганда, ул да исән кебек.

Тәвәккәллеге, бер рота солдатны үлем­нән исән-имин коткарганы өчен Шә­фә­гать­нең командиры аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Барлык кә­газьләр Үзәккә юллана. Солдатлар сөе­неч­ле хәбәр көтә. Тик… Күрәсең, Шәфәгать-Рем­­­боның командирыннан да өстенрәкләр булган. Алар анда, тылда-тынычлыкта “лаек­­­лырак”ларны таба. Һәм тапканнар да.

Шунысы хак: супергеройлар Аме­ри­каның үзендә дә, безнең тормышта да юк. Алар чиксез сумнар бәрабәренә Голливуд студияләрендә генә эшләнә. Әйтик, андый герой чынбарлыкта булсын ди. Шәфәгать-Рембо тылдагы “герой”ның үзен әнә шул камалышка илтеп ташлар иде дә, аның “тиңсез батырлыгын” штабка хәбәр итеп торыр иде. Чынлыкта исә, ничек итеп әле Шәфәгатьнең үзен, приказ үтәмәдең, яки, яңа “герой” биографиясендә тере шаһит булмасын өчен, кире дошман оясына илтеп ыргытмаганнар дип, сөенергә генә кала. Рембодагы әхлак югарылыгын, илне сөюдән туган батырлык мәкер шакшысыннан өстен дип, исбатлап кара син…

Ике мәртәбә Кызыл Йолдыз орденына лаек булган Шәфәгать исбатламаган да. Аңа ул кирәкми. Аның күңеле керсез, намусы саф. Әби-бабасы, әти-әнисе, үз балалары һәм оныклары каршында керсез, якты намусы бар. Һичшиксез, иле, халкы каршында да дип өстәү әлеге нисбәттән урынлы булыр.

Нарим Ихсанов/
(“Ватаным Татарстан”, /№ 24, 15.02.2019/)

Бәйле