Гүзәлия: «Әллә инде зирәклек дигән нәрсәнең «з» хәрефе башланды…»

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел җырчы Гүзәлия үзенең сәхифәсендә серле пост урнаштырды. Фотода аның ресторанда булуы күренә, әмма постының кемгә багышланганы аңлашылмый. 

«Бигрәк рәхәт инде, сине аңлаган, сине ничек бар, шулай кабул иткән кешеләрең булу. Төрле вакытлар булды, талашкан чаклар да, аңлашмаган да… Авыр чакларыбызда, чын мәгьнәсендә бер-беребез өчен борчылып, ярдәм кулы сузып, шатлыкларыбызны уртаклашырга өйрәндек. Тормыш төрле ягын күрсәтте, бик күп кичердек бугай без бергә… Әллә инде зирәклек дигән нәрсәнең «з» хәрефе башланды, белмим, талашасы да килми, мөнәсәбәтләр дә башка формада, җанда тынычлык, рәхәтлек… Аллага шөкер», дигән Гүзәлия.

Беренче карашка иренә аталган кебек тоелса да, дусларына багышлаган булып чыкты. «Бу — вакыт белән сыналган, озак еллар дус булган кешеләргә карата язылган», диде Гүзәлия Tatar todayга һәм дусларының кем икәнлеген дә яшермәде, эксклюзив фотолар белән уртаклашты.

Гүзәлия чын дуслар барлыгына ышана һәм аларга таләпчән булуын яшерми. Моннан берничә ел элек биргән интервьюларының берсендә дә: «Чын дуслар күп булмый. Олыгайган саен, кешеләрне аңлый барасың. Хәзер кайбер кешеләрне «сатып алып» та була. Кызганыч, тугрылык, тәртип дигән нәрсәләр сирәгәя бара. Хыянәт иткән дус гаилә үзебезнең дә булды. Мин андый кешеләр белән шунда ук араны өзәм. Миңа аның танылган кеше булуы да, байлыгы да кирәк түгел», дигән җырчы, продюсер Гүзәлия. 

Бәйле