Миләүшә Сибгатуллина яшь, сәламәт һәм матур булып калу серләрен ача

-- Лэйсирэ

Популяр алып баручы Миләүшә Сибгатуллина Акчарлак газетасы хәбәрчесенә һәрвакытта да яшь, сәламәт һәм матур булып калу серләрен ачкан. Үзгәртмичә бирәбез:

«Барабыз… кемдер эшкә…кемдер ялга…кемдер бүлнискә…кайберәүләр бу дөнья белән алыш-биреш ясап ,ахирәткә үк китеп бара…
Кемдер мәңгелеккә китте дип, бер агач та корымый, җил дә исүдән туктамый… Шуңа да фани (вакытлы) дөнья бу. Проблемалар күбәеп китсә шуны искә төшерегез.

– Буыннар сызлаганда, сирень чәчәкләреннән ясалган төнәтмә файдалы. Пыяла шешәгә сиреньнең чәчәкләрен тутырып, өстенә спирт коясың. Шуны караңгы урында берничә көн тотасың. Ахырдан сөзеп куйсаң да ярый, сөзмәсәң дә зыяны юк. Кайсы җирең сызласа да, шунда сөртәсең, буыннарны дәвалый.

Канлы үләннән (чистотел) ясалган бәлзәм – организмны шлаклардан чистарта торган менә дигән чара. Чистарган организм авыруларга бирешми. Канлы үлән чәчәк аткач, җыеп алып ваклыйбыз. Мин чәчәге белән яфрагын турыйм, сабагын куллансаң да ярый. Канлы үлән 1 стакан алына, әмма тыгызлап тутырырга кирәк булыр. 3 литрлы банкага кәҗә сөтеннән ясалган сары су (сыворотка) салабыз. Ул булмаса, җылы су да ярый. Су тән температурасында булырга тиеш. Банкага канлы үләнне болай гына салсаң, савытны буйый. Шуңа күрә чиста марляга төреп, өскә калкып чыкмасын өчен эченә берәр авыр әйбер (мәсәлән, шөреп, “нержавейка”) салабыз. Үлән салынган марляны банкада батырабыз. Шуңа 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 аш кашыгы каймак салабыз. Банканы караңгы урында 28-30 көн тотабыз. Вакыт булган саен банкадагы марляны селкеткәләп алырга кирәк. Өстенә кунык җыела, анысын җыеп алабыз. Әзер булгач, сөзәбез һәм икенче банкага бушатабыз. Эчә башлаганда 1 тамчыдан гына башларга кирәк: 1 стакан суга 1 тамчы алына. 40 тамчыга җиткергәнче шулай кабул итәргә. Аннан соң 1 аш кашыгы салып эчсәң дә була. Бу төнәтмәне кыш буе эчәм. Хәзер инде ярты стаканга ярты стакан да кушып эчәм. Ләкин мондый агулы үлән белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү, дәваланырга рөхсәт булса, чама белән куллану, организмны ияләндерү кирәк.

Сәламәт булыйм дисәң, кешедән көнләшмәскә, начар уйларга бирел­мәскә кирәк. Негатив фикерләр әйтүче, начар хәбәрләр сөйләүче, ягъни вампир кешеләр яныннан качарга тырышыгыз. Үзеңә дә начар уйлар килә башласа, иртән торып, тәһарәт алып, намаз укырга кирәк. Позитив уйлар белән яшәсәң, кешегә начарлык теләмәсәң, көнләшмәсәң, авырмыйсың.

Фитнеска йөрим, бассейнда йө­зәм, саунага керәм. Сауна тәнне чис­­тарта. Иң күп шлак тиренең өслегеннән чыга бит. Мунча, сауна керергә бик яратам.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоткан. Рамазан ае җитәрәк, организмны әзерли башлыйм, авыз ачарга төрле ярмалар алып куям. Авызны дөрес итеп ача белергә дә кирәк бит әле, шундук майлы аш ашый башларга ярамый, ризыклар җиңел үзләштерелә торган булырга тиеш. Мин яшел төрек борчагын (маш) шыттырып кулланам: блендерда коктейльләр ясаганда кушам» дип уртаклашкан Миләүшә Сибгатуллина.

Фото: ТНВ

Бәйле