93 яшьлек Рәшидә әби: «Намазга бас­кан саен күздән яшь ага, кызым исемә төшә»

-- Лэйсирэ

Гыйнварның бер көнендә редакция телефоны шалтырады. “Сездән ярдәм кирәк, – диде үзен Рәшидә дип таныштырган 93 яшьлек әби. – Кызым авыр хәлдә. Шуны ничектер табибларга күрсәтәсе иде”. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык, әбинең үзен дә күреп кайттык.

Рәшидә әбинең Наилә исемле кызы Республика клиник хаста­ханәсендә акушер-гинеколог булып эшләгән. “Бер елны аягын сындырды. Шуннан савыга алмады. Эшкә чыгам дигәндә генә, аягы тагын сынды. Шул килеш тә эшләп йөрде әле. Атлый алмый башлагач, эштән китте. Өйдә утыра башлады. Бәла үзе генә килми икән. Бераздан тыны бетә башлады. Тиз арада килеп, хастаханәгә алып киттеләр, – дип сөйли укучыбыз. – Кызымның үпкәләре эшләми дигән нәтиҗәгә килеп, табиблар операция ясады. Әмма бер дә алга китеш булмады. 2017 елда Наилә урынга егылды. Өйгә табиб чакыра алмый тилмерәбез. Үзенә операция ясаган хирургына кабат күрсәтикме дисәк, вакыты узган икән. Участок табибы килер, диләр. Ул килсә дә, бугазда торган зондны нишләтә алыр соң? Кызым операциядән соң шул торба аша гына ашый ала. Ике айлап тилмерә инде. Ябыгып та бетте. Ашаганы кире килә. Нишләргә дә белмим. Бик өзгәләнәм. Минем өчен буй җитсә дә, бала бит ул. Балама ярдәм итегез!”

Берәү түгел, бишәү

93 яшьлек әбекәйнең шулай өзгәләнүен тыңлагач, ничек тә ярдәм кулы сузасы килде. Ниш­ләргә? Наилә Фурашова теркәлеп торган хастаханәгә шалтыраттык. Баш табибның кабул итү бүлмә­сендә ягымлы тавыш телефон трубкасына эндәште. Хәлне аңлатып сөйләп бирдек. Башта газетадан икәнне дә әйтмәдек. Сәркатип белән уртак тел табып булмаячагы ачыклангач, баш табиб белән тоташтыруларын үтен­дек. Тик, ни кызганыч, сәр­катип кызның телефонында мондый мөмкинлек юк икән. Шулай да безнең номерны язып алды.

Озак көттек җавапны, тик шалтыратучы булмады. Сәламәт­лек сак­лау министры урынба­сарының номерын җыйдык. Анда да матур тавышлы туташ утыра. Тик монысы кешелекле булып чыкты. Чит әбинең гозере өчен борчылганыбызны аңлады ул. Гөнаһ шомлыгына, урынбасар башка эш белән мәшгуль икән. Көн кичкә авышкач, телефонга ят номердан шалтыраттылар. Министр урынбасары икән. “Каршылыклар килеп чыкса, миңа шалтыратыгыз. Ярдәм итәргә тырышырбыз”, – диде ул хәлне аңлатып биргәч. Безне Наилә Фурашова теркәлгән поликлиника табиблары көтә икән.

Өстән ниндидер авырлык төшкәндәй булды. Икенче көнне исә, Рәшидә әби шалтырата. “Балам, ничек кенә рәхмәт әйтим икән. Бүген табиб килде. Берәү генә түгел, бишәү! Баш табиб та, урынбасары да, хирург та, участок терапевты да, невропатолог та килде. Кызымны карадылар. Зондны алганда, тамагына зыян килгән икән. Табиблар ФГДС ясатырга кирәк, ди. Хаст­а­ханәгә салу мөмкинлеге дә бар, диде­ләр”, – ди ул.

Нурлы әби ник елый?

Берничә көннән Рәшидә апа­ның үзе белән танышып кайттык. “Бик күп авырлыклар күрдем мин. Әни 40 яшендә кинәт кенә үлеп китте. Чирен белүче булмады. Ул чакта кече сеңлемә биш яшь иде. 1946 ел бу. Әти сугышта ятып калды. Сеңлемне үз баламдай үстердем,– дип искә ала ул елларны Рәшидә әби. – Тормышка чыгып ике кыз таптым. Тол калганыма да 34 ел бит инде. Олы кызым Илсөя – 1954, Наиләм 1955 елда туды. Шул балаларның үскәненә сөенеп, еллар узганын сизмәдем дә. Авыруларсыз да булмады. 43 ел буе Болак буендагы тегү фабрикасында эш­ләп лаеклы ялга чыктым. Умырткам авырта. Корсет кына киеп йөрим. 89 яшемә кадәр бакчада эшләп йөрдем. Инфаркт булгач кына, эш­ләүне туктаттым. Нәселебездә йө­рәк авыруы безнең. Сеңлем дә стимулятор белән йөрде. Әмма 91гә җитеп, дөнья куйды. Энемдә дә шул чир иде. Ул да озак яшәде. Наи­ләмдә дә йөрәк авыруы түгелме икән, дип тә уйлыйм. Табиблар, хаста­ханәгә салабыз, дигәннәр иде. Кы­зымның тәнендә яралары күп булгач, шулар төзәлгәнче дип, отказ яздырттылар. Хәзер инде яткызабыз дисәләр дә, балам хәлсез­ләнде”.

Наилә ханымның хәле бик авыр икән. Инде ике ай юньләп ашый алганы юк. “Кызыма ясин укып, догалар кылып кайттым. Күзләренең карашы үзгәргән. Мин килгәч, би­теннән яшь тәгә­ри. Ишетәсеңме, аңлыйсыңмы мине, дигәч, башын селкетә, – ди Рәшидә әби. – Наи­ләмнең ике улы бар. Берсе өйләнеп, Лаеш районында яши. Икенче­сенең башы авырта. Әле оныгым да хастаханәдә”.

93 яшьлек Рәшидә әбинең ак­лыгына, зиһененә ис китәрлек. Әле дә баласын күрергә дип шә­һәрнең бер башыннан икен­чесенә йөри. Йөрәк авыруы булгач, автобус, трамвайларга утырмый, такси чакырта. Биш вакыт намазын калдырмый. Намазга бас­кан саен күздән яшь ага, кызым исемә төшә, ди үзе.

Әбекәй кызына вакытында яр­дәм күрсәтмәгән табибларга үпкәсе барын да яшерми. “Ике-өч җирдә яттым. Бары тик бер­сендә генә ке­шечә караш булды. Төнлә шәф­кать туташлары бөтенләй ята да йоклый, кеше гомере кадер­сезгә әйләнде ул хәзер. Битарафлык бас­ты дөньяны. Ярдәм кулы сузарга куркып торалар, – ди укучыбыз. – Сезгә рәх­мәт, бераз гына булса да хәлемне җи­ңеләйттегез. Никләр алдан, кызым урынга ятканчы сезгә мөрәҗәгать итмә­гәнмендер. Әмма гозеремә колак салган өчен, табибларны сел­кеткән өчен рәхмәт”.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 26, 22.02.2019/)

Бәйле