Коткара алмыйлар. Кукмарада балалар янып үлә

-- Лэйсирэ

Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ«га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.

«Кукмара районы Зур Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште», — дигәннәр министрлыкта.

Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.

Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар — куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле