Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән Айгөл Фазыйлова халыкка үтенечен җиткерде

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә Айгөл Фазыйлова үзенең вконтакте төркемендә янәдән халыкка мөрәҗәгать итте. Ул баласын уллыка алу турында сораулар биреп, башка борчымауларын үтенде. 

«Кадерле дусларым! Мин тапшыруда безнең улым белән икебез өчен дә гаилә кирәк, дип әйткән идем. Бу хәл опеканы олы яшьтә булганы өчен апага рәсмиләштерә алмаганга килеп чыкты. Хәзер барысы да яхшы. Опекага алындык.

Мин улыма икенче әни эзләмәдем. Интернетта моның хакта укыганнан соң, шок хәлендә калдым. Без анда ярдәм эзләп бардык. Мин исән чакта Әмир минем белән булачак! Ахыргача!

Әгәр йөрәгегез булса, зинһар, сорыйм сездән, минем төркемдә һәм шәхси битемә «Әмиргә әни таптыңмы? Әмирне үземә алыйм әле», дип сорамагыз! Миңа моны укырга авыр.

Кайбер кешеләр проблеманы дөрес аңламаган һәм әллә ниләр уйлый башлаган.

Языгыз! Сәламәтлегем, эшләрем турында кызыксыныгыз! Тик уллыкка алу турында түгел! Рәхмәт!», дип белдергән Айгөл.

 

Вконтакте

Бәйле