Дәүләт компаниясенең Алла Пугачевага 40 миллион күчерүен «оятсызлык» диләр

-- Лэйсирэ

Үткән гасырның туксанынчы еллар башын хәтерлик әле. “Реформа“ сүзе ничек популяр иде ул чакта. Без барыбыз да ул елларда илдәге үзгәрешләргә мөки­ббән киттек: югарыдагылар сис­теманы ипләп кенә үзгәртеп ко­рырлар да мазлум һәм мескен халыкка әллә ниткән ир­кен­лекләр ачылыр, тормыш рәт­­ләнер, дидек. Зарланмыйк, тормышның матди ягында, чын­лап та, зур үзгәрешләр булды.

Иномарка алыштыруны совет чорындагы сәпит алуга караганда да җиңелрәк санаучы катлаулар барлыкка килде, кредитка тиз генә фатир юнәлтү мөмкинлеге пәйда булды, базарлар товар белән тулды. Хосусый милек һәм базар дигән ике нәрсә, хактыр, тормыш өчен алыштыргысыз кирәкле шәйләр­дән. Әмма халыкның бик зур кат­лавының якасыннан фә­кыйрьлек дигән әфәнде дә кысып тотып алды. Дүрт саның төгәл торып, исән-сау да булсаң, тик ятмаган кешегә тормышны бөтәйтергә мөмкинлек табылмый калмый калуын. Ә авырып китсәң, балаң чирле туса, бәла-казага юлыксаң, көй­мәң ватып булмый торган боз кантарына терәлә дә кала.

Реформалар бушлай медицина дигән нәрсәне, хөкүмәтнең социаль ярдәме дигән әйберне, үзең эшләгән оешманың сиңа матди һәм әхлакый булышлык күрсәтү мөм­кин­леген юып төшерә яздылар. Һәм… бәхетсезлек ияләре, учларын сузып, урамнарга чыгып басарга, матбугат һәм социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдылар.

Әле ярый интернет бар, мәгъ­лүмат кырында сөрән салу күпкә җиңеләйде. Шулаен ул шулай да, тик ул өлкәләрдә дә хәйран калырлык эшләр булып ята. Бердән, байлык белән фәкыйрьлек арасындагы контраст шаккатыра. Менә карагыз инде: рәсми чыганаклар “Газпром“, “Роснефть“ һәм “Саклык банкы“ менеджерларының еллык хезмәт хакы ике төбәк бюджетыннан узып китте дип хәбәр итәләр. Сүз халык байлыгы булган җир асты хәзинә­ләреннән файдаланучы дәүләт компанияләрендәге идарәчеләре­нең законлы хезмәт хаклары турында бара. Юк, болар урлашмаган, ә үз якларына борып, закон тәртәсе эшләгәннәр дә, ил амбарына бушатасы йөкне җиңел генә үз ишегалларына бушатып яталар.

Урлашучылар да калышмый. Новосибирск өлкәсенең “Хуҗалык идарәсе“ дип аталган дәүләт конторасы директоры Наталья Мали­новс­каяның өенә тентү белән килгәч, күпне күргән “опер“лар да таң калган: йорт доллар пачкалары белән шыплап тулган нигез өстендә утыра, ди. Менә шул хәбәрләрне укыйсың да социаль челтәрне ача­сың. Анда угың бәла-казага тары­ганнарның инәлеп ярдәм сораган мөрәҗәгатьләренә төртелә дә кала, төртелә дә кала. Зарлар шулкадәр күп, шулкадәр күп… Тукайның: “Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!“ – дигән юллары кылт итеп исеңә төшә дә куя.

Монысына да күнегәсең. Кар­таң­дагы акчаны, ваклап-ваклап, мазлумнарга җибәрү дә кыен эш түгел, чөнки ил төкерсә, күл була. Кабыргага икенче нәрсә китереп төртә: ярдәм сорап сугылган чаң­ның тавышы дөресме, юкмы икәнен белеп булмый. Оятсызлар, намус сатучылар, битенә ыштыр каплаганнар чүп үләне кебек басып алды бу өл­кәне. Чынлап та ярдәмгә мох­таҗ­лар­ның өлешенә кереп, болар “кешелеклелек“ дигән тө­шен­чәнең бө­тен чик­ләрен ватып-җи­мереп бе­тер­де­ләр.

Хәзер мазлумнар нишләсен, рекомендация сорап, абруйлырак шә­хесләргә мөрәҗәгать итә башладылар. Күпмедер йогынтысы булган ышанычлы шәхес: берәр танылган артистмы анда, журналист-язучы­мы синең файдаңа сүз әйтсә, ышанып ярдәм кулы сузучылар табылыр дигән өмет җылытты мес­кен­нәрне. Беренче мәлдә бу, чынлап та, ышанычлы адым булып тоелды. Әмма караклар оятсызлыгы чик­ләр­не белми. Бу алымга да алар үзләренең шакшы куллары белән кереп тыкшынды: зур шә­хесләрнең ялган аккаунтларын ясап, шулар аша акча имәргә ке­рештеләр. Мин инде үзем генә дә россиякүләм танылган берничә шәхеснең: “Минем ялган аккаунтлардан акча җыялар, сак булыгыз“, – дигән белдерү­лә­ренә юлыктым. Менә бит эшләр ничек! Әхлакый яктан таркалу ре­формаларның бер канатына әве­рел­де: бер тарафта фәкыйрьләрнең күз яшьләре ташкын булып ургый, икенче тарафта шул күз яшьләрен­нән дивиденд җыючы типсә тимер өзәрлек оятсызлар ишәя.

Тагын рәсми хәбәрләргә әйлә­неп кайтыйк. “Россия вертолетлары“ дигән дәүләт компаниясе (салым түләүчеләр акчасына яши, чөн­ки бюджет ярдәмендә утыра) Алла Пугачеваның соңгы концертына 40 миллион сум акча күчергән. Шик юк: примадонна бу хәергә мохтаҗ түгел, чөнки аның үз предприя­тие­ләре дә бар, болай да акча капчыгы өстендә утыра. Ни өчен дәүләт компаниясе галимнәргә булышмый? Ни өчен халыкара фәнни олимпиадаларда җиңгән балаларны үс­терү өчен бер тиен дә бирми? Тех­но­ло­гия­ләр ачлыгында утыра бит үзе, шуңа күрә боралакларын сата алмый интегә.

Илдә акча юк түгел, тик аның агымы никтер ялган ерганаклар ясый да уңдырышлы туфракны юды­­рып китә, технологияләр эрозиясе барлыкка килә. Медицинада да күзәтелә ул эрозия, башка тар­мак­ларда да. Чирле күкрәк баласына табиб ярдәме эзләп, күп­ме әти-әни чит ил клини­каларының ишеген шакый? “Россия вертолет­ла­ры“на шул хакта сорау биргәч, Пугачева исеме белән реклама ясарга те­ләдек, дигән җавап килде. Соң, кызыгырлык боралак ясый алма­саң, примадонна исеменә аркаланып кына аны сата аласыңмы инде?

(Рәшит Фәтхрахманов/“Ватаным Татарстан”, /№ 27, 22.02.2019/)

Фото: РИА Новости

Бәйле