Электрон машина йөртү таныклыкларының кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды

-- Алина

Электрон машина йөртү таныклыклары 2020 елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости га  ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников әйтте.

Аның сүзләренчә, бер елдан соң машина йөртү һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкларны үзең белән алып йөрүнең кирәге калмаячак.

«Электрон мәгълуматлар базалары булмаганда, машина йөртү таныклыгы кешенең транспорт белән идарә итү хокукына ия булуын раслый иде. Ә хәзер моны мәгълүмати системалар ярдәмендә тормышка ашырырга мөмкин», — дип белдерде ул.

Черников билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык ялган документлар белән, шулай ук тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә охшаган машина йөртүчеләрнең бер үк таныклыкны куллануы очраклары белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

 

 

Фото: life-sovet.ru

Бәйле