//Tatar today//
27 февральдә “Татар-информ” агентлыгында Эльмира Кәлимуллинаның концертларына багышланган матбугат очрашуы узды. Монда сөйләшү барышында Эльмираның хезмәттәшләреннән: “Концерт оештыру процессына Эльмираның ире Евгений да кушылды”, – дигән сүзләр яңгырады. Журналистлар Эльмирадан ире турында күбрәк белергә теләп, аңа сорау бирде, тик җырчы шәхси тормышы турында сөйләргә теләмәде.
Бераздан: “Ирегез иҗат тормышыгызда катнашамы?” – дигән сорауга ул: “Без ирем белән киңәшләшеп эшлибез, әлбәттә”, – дип җавап кайтарды Эльмира Кәлимуллина
–
–