«Татарстан чәчәк атачак» — Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнехановны котлый

-- Лэйсирэ

Рөстәм Миңнеханов кебек көчле җитәкчесе булганда, Татарстан алга таба да чәчәк атачак һәм үсеш кичерәчәк. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Татарстан Президентын туган көне белән котлап, үзенең телеграмм-каналында шундый язма калдырган, дип яза ТИ.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрик итәм. Ул, һич икеләнүсез, Россиядә зур хөрмәткә лаеклы сәясәтчеләрнең берсе. Татарстанның барлык тармакларда да күрсәткечләре югары. Без моны күреп торабыз һәм ихлас күңелдән куанабыз», — дип язган Рамзан Кадыйров.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанда социаль һәм икътисади мәсьәләләр хәл ителә, республиканың инвесторлар һәм туристлар өчен җәлеп итүчәнлеге көннән-көн арта, дип язган Чечня башлыгы.

Рамзан Кадыйров котлау текстында Рөстәм Миңнеханов белән еш очрашуын әйткән. «Безнең әңгәмәләр төбәкләр өчен һәрвакытта да нәтиҗәле һәм файдалы була. Тирән инануымча, Рөстәм Миңнеханов кебек көчле җитәкчесе булганда, Татарстан алга таба да чәчәк атачак һәм үсеш кичерәчәк. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләп калам», — дигән ул.

Фото: соцсети

Бәйле