Җырчы Иркәнең гаиләсендә кем күберәк акча эшли

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Иркә гаиләсендә кем баш, кем муен икәнен “Күзгә-күз карашып” тапшыруында Зифа Нагаевага сөйләгән. Иркә гаиләдә ире Артурдан күбрәк акча эшләвен яшермәгән, әмма иренең тотрыклы керемгә ия булып, кайбер вакытта гаиләгә күберәк акча китерүен ассызыклаган. 

«Беркемгә дә сер түгел, бүгенгесе көндә, мин акчаны күбрәк эшлим. Иремнең тотрыклы эше бар. Һәрвакыт аның акчасы шулай булачак һәм әз-әз генә үсәчәк. Тик бүген мин күбрәк эшлим, ә иртәгә ул күбрәк эшләргә мөмкин. Шуңа күрә, бездә андый нәрсә юк. «Мин акчаны күбрәк эшлим, мин — баш», дигән нәрсә бездә юк. Мин декрет ялында утырган вакытта, акчаны күпләп ул эшләде, себерләрдә дә эшләп кайтты.

Кайвакыт кайбер мәсьәләләрне чишсәм дә, мин аны күрсәтмәскә тырышам. Мин бит балаларыма үрнәк күрсәтергә тиеш. «Мин — баш, мин акчаны күбрәк эшлим, дип йөрсәм, балаларымның аталарына хөрмәте бетүе бар, шуңа күрә, нәрсә булса да, «Әтиегез», дим».

Бәйле