Инвалид бала тәрбияләүче аналарның пенсиясе арта

-- Лэйсирэ

2019 елның 1 июленнән инвалид бала караган өчен пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

«Эшләми торган аналар инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалид караган өчен 5500 сум пенсия ала. 2019 елның 1 июленнән пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Хәзер норматив базасы эшләнелә», — диде ул.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле