«Коточкыч вакыйга бит. Бу хәсрәт белән ничекләр яшисе?»

-- Лэйсирэ

“Тик сабыйлар гына кайтмас. Менә монысы – гомерлек яра инде”. Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында гомер кичерүче Миңнемуллиннар башына килгән бәла турында якыннары әнә шулай ди. 22 февраль көнне көпә-көндез булган янгында өч һәм алты яшьлек ике сабыйның гомере өзелде.

Янгын иртәнге сәгать уннар тирәсендә чыга. Сабыйларның әти-әнисе районга документ эшләре белән китә. Нурислам белән Сәй­дәш янына әбиләре Шәмсия килеп тора. Авылдашлары сөйләвенчә, бә­рәңге әрчеп утырган вакытта кү­зенә ут күренә аның. Күршеләрне чакырыйм дип, урамга чыга. Әй­ләнеп кергәндә, йортны ут камап алган була инде. Малайлар өйнең түр ягында була. Балаларның берсен диванда бөгәрләнеп яткан килеш, икенчесен почмакта телевизор яныннан табып алганнар. Балаларны бикләп калдырганнар дигән сүз белән килешми Миңнемулл­ин­нарның туганнары. Бу якларда өйгә керә торган ишек икәү була. Берсе капкадан кергәч тә, анысы бикле тора. Хуҗалар арткы яктан – лапас яныннан йөргән.

“Безнең әле кечкенәләр дә бар”

Сабыйларның узган ел “Ана даны” медален алган әниләре Ләйлә Миңнемуллина бу хәлләргә ничек түзәдер? Аңлашылган сәбәпләр буенча, аның үзенә мөрәҗәгать итә алмадык. Якыннары белән сөй­ләштек.

Бу гаилә турында кемнән генә сорама, барысы да яхшы сүз белән телгә ала.

“Ләйлә апа белән Фәнзил абый – әнием ягыннан туганнарыбыз. Алар – шулкадәр тырыш, булган кешеләр. Яңа йорт, каралты-кура җиткереп, маллар асрап, матур гына гомер итәләр иде. Әле күптән түгел хәлләрен белеп чыктык. Ул арада, безне күреп, ике малай да килеп чыкты. Ләйлә апа шул чагында, әле безнең кечкенәләребез дә бар бит, дигән иде. Энеләрем әле дә күз алдымда тора. Бала хәсрәте күргән ата-анага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен”, – ди туганнары Сиринә.

“Апам гаиләсен үзебезгә үрнәк итеп куя идек. Без – Киров өлкә­сенең Кукмарага терәлеп торган Салкын Чишмә авылыныкы. Га­иләдә биш туган без. Ләйлә апам Яңа Сәрдеккә кияүгә чыкты, – дип сөйли сеңлесе Роза Корбангалиева. – Йорт-җир яну – бер хәл, шунда ике сабыйның үлүе йөрәккә тиде. Коточкыч вакыйга бит. Бу хәсрәт белән ничекләр яшисе? Апаны да, кодагыебызны да авыл фельдшеры ташламый. Алар дару эчеп кенә тора. Әлегә утның нидән чыкканын белүче юк. Ике көн рәттән барысын да районга сорау алырга чакырталар”, – ди Роза.

Бик матур гаилә иде

“Ләйлә безнең авылга килен булып килде. Төп йортта каенанасы белән абыйлары яшәгәч, алар Шәмсия апаның энесенең хатыны Наҗия апаның өенә күчтеләр. Үзләре шулай теләде. Бергәләп, матур итеп яши башладылар. Яшь­ләргә торырга урын булды, әби дә тәрбиядә яшәде. Тора-бара иске йортны яңага әйләндерделәр. Наҗия апаның күзләре күрми башлаган иде. Узган ел 96 яшендә вафат булды. Рәхәт тормышта яшәп китте, – дип сөйли җирле үзидарә хез­мәткәрләре. – Миңнемуллиннар – тырыш гаилә. Өч сыерлары, өч үгезләре, сарыклары бар иде. Дөнья көтеп яшәгән кешеләр бит алар! Кемнәр белгән ут чыгасын?! Диспансеризация үтеп йөриләр иде. Олы кызлары Ләйсәнгә – 24, уллары Фирдүскә 21 тулды. Ул, узган ел күрше авыл кызына өйләнеп, гаилә корган иде. Уртанчы уллары Илдус өченче сыйныфта укый. Быел өйрәнчеккә йөри башлаган Сәйдәшкә – 6, иң кечкенәләре Нурисламга өч кенә яшь иде әле. Шәмсия апа – сигез онык үстергән кеше ул. Башка улы белән яшәсә дә, Ләйлә белән Фәнзилгә ярдәм кирәк чакта гел булышып торды. Сәйдәш белән Нурисламның өчесен Шәм­сия апа йортында үткәрделәр. Җидесен бер туганнары уздыра”.

Күрәчәк булгандыр

Әлегә Ләйлә белән Фәнзил Миң­немуллиннар гаиләсе Шәмсия апаның кодагые өендә көн күрә.

– Әниемә дип алган өй буш тора. Уты-газы бар. Ләйләләр шунда күченә. Вакытлыча гына яшәп торачаклар. Алла боерса, үзләренә яңа йорт төзеп чыгарга насыйп булсын иде. Шәмсия апага да бик авыр. Без янгын вакытында аны көчкә тотып тордык. Утка керәсе иде. Оныклары өчен өзгәләнде, – ди Гөлназия ханым. – Без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез. Янган каралты-кураны, тиз арада, авыл халкы ярдәме белән җыештырып түк­теләр. Тәртипкә китерделәр. Колхоз да ярдәм итте. Тик сабыйлар гына кайтмас. Менә монысы – гомерлек яра инде.

Сабыйларны җирләгәндә, әни­ләре аларны карарга көч таба. “Кайтмас җиргә киттеләр. Димәк, гомерләре кыска булган, Аллаһы Тәгалә шундый язмыш биргән, дип юанабыз. Кодагыебызның исән калганына сөенәбез. Апа да, әле ярый әни чыккан, ди. Әгәр ул, балаларны коткарам дип, эчкә кереп киткән булса, нишләр идек? – ди Роза. – Сабыйларны җирләгәч, Казанга киттек. Юатыр сүзләр әйтүдән файда юк, ирем белән киңәштек тә халыктан ярдәм җыярга булдык. Исән кешегә тормыш итәсе бит әле. Интернетка гозеремне куюга, картага акча килә башлады. Бер белмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Төрле юату сүзләре дә язып җи­бәрәләр. Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр күп икән. Апам исә ке­шедән акча җыймаска куша. Кайдандыр ярдәм сорарга да уңай­сызланалар. Бераздан, балалары­ның ашлары узгач, барлык килгән акчаның суммасын әйтеп, халыкка мөрәҗәгать итәрбез дип торам. Барлык кешеләргә мең рәхмәт!”

Язма әзерләнгән вакытта, бу гаиләгә ярдәм булсын дип, ре­дак­ция­гә акча китерүчеләр дә булды. Без аны Миңнемул­л­ин­нарга юлладык. Әлеге гаилә­нең язмышына битараф калмаган кешеләр өчен кызлары Ләй­сәннең Саклык банкы картасы номеры:

5469620016919449.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 30, 01.03.2019/)

Бәйле